Чаллы һәм тагын өч шәһәр бердәм транспорт картасына кушылачак
җәмгыять

Чаллы һәм тагын өч шәһәр бердәм транспорт картасына кушылачак

Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзән Татарстанда яшәүчеләр өчен бердәм транспорт картасын кертү буенча пилот шәһәрләр булачак. Бу хакта «Челнинские известия» басмасы республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Ханифовка сылтама белән хәбәр итә.

Планлаштырылганча, бер карта ярдәмендә җәмәгать транспортының төрле төрләрендә — шәһәр автобусларында, елга судноларында һәм поездларда йөрү өчен түләргә мөмкин булачак.

«Татарстанда яшәүчеләр шәһәр автобусларында, елга һәм тимер юл транспортында  йөргәндә бердәм транспорт картасы ярдәмендә түли алсын. Бу – безнең төп максат», — дип билгеләп үтте министр.

Фәрит Ханифов сүзләренчә, хәзерге вакытта министрлык муниципалитетлар белән актив хезмәттәшлек итә. Һәр район һәм шәһәр белән аерым килешүләр төзелә. Проектка беренчеләрдән булып Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт кушылачак. Яшел Үзәннең дә әлеге башлангычка кушылуы көтелә.

Министр билгеләп үткәнчә, 2028 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда җәмәгать транспортына кагылышлы зур үзгәрешләр көтелә. Моннан тыш, республикада автомобиль юлларына, аеруча эре агломерацияләрдә, йөкләнешне киметү өчен елга транспортыннан активрак файдаланырга ниятлиләр.


Нет комментариев