Тукай районы оешуга багышланган юбилей чарасына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готович Әхмәтов мәртәбәле кунак булып килде. Район үсешенең бүгенге көнен һәм киләчәк көнгә мөмкинлекләрен билгеләп үтте.

Марат Готович Тукай районын үзенчәлекле шәһәр яны районы дип атады. Шәһәргә якын булу үз өстенлекләрен бирә, әмма аерым проблемалар да юк дип әйтеп булмый, диде ул.
«Моннан 50 ел элек район шәһәр белән, КАМАЗ белән игезәк балалар сыман үсеш башлаган иде. Бүген Тукай районы ярты миллион халкы булган шәһәрне ризыклы итә», — дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
Чыннан да, республикада җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең 12 проценты — Тукай районының өлеше. Биредә ел дәвамында 40 млрд сумлык продукция җитештерелә.
«Район икътисадын үстерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Җире кызыклы, кешеләре бар, алдагы бер-ике елда 100 млрд сумлык региональ продукт җитештерер дип өметләнәм», — диде Марат Әхмәтов.
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары игътибар иткән тагын бер юнәлеш – ул социаль өлкәдә ясалган адымнар. Соңгы 5 елда гына 300 объектка капиталь ремонт ясалган яисә яңа объектлар төзелгән — бу 9 млрд сумны тәшкил иткән. Юлларның торышы да район өчен мөһим: соңгы ике елда район территориясенә караган юлларны ремонтлау өчен 4,5 млрд сум акча тотылган.
«Торак төзелеше актив бара, районда һәр елны 200-250 квадрат метр торак төзелә, социаль газификация буенча 7300 йорт газга тоташтырылды. Димәк, 30 меңгә якын кешегә җылы өйдә яшәргә мөмкинлек тудырылды. Шушы күзлектән караганда, районның киләчәге өметле», - дип ассызыклады Марат Готович.
Нет комментариев