Айгөл Бакирова: «Кызым өчен Мәккәдә елый-елый дога кылдым…»
Дин вә мәгыйшәт

Айгөл Бакирова: «Кызым өчен Мәккәдә елый-елый дога кылдым…»

Бөтен дөнья мөселманнары ел саен хаҗ кылу максаты белән, Мәккәгә барырга омтыла. Хаҗның бер төре – гомрә. Әйтергә кирәк, соңгы елларда районыбызда хаҗ, шул исәптән гомрә кылучылар күбәя, бу гамәл белән кызыксынучылар саны да арта. Күптән түгел генә әлеге изге җиргә сәфәр кылып, җан тынычлыгы табып кайткан райондашыбыз, балачагын һәм яшьлек елларын Иске Дөреш авылында уздырган — танылган пермамент макияж остасы Айгөл Бакирова белән әңгәмә кордык. Ул безгә сәфәрнең без белмәгән нечкәлекләре, йөрәгендәге иң олы ярасы — нәни кызы Айзилә хакындагы истәлекләре һәм изге җирдә очраган могҗизалар турында бик ихлас итеп сөйләде.

"Динебез кушканнарны мөмкин кадәр үтәргә тырышам"

 

– Айгөл, Гомрә хаҗына бару сезнең күптәнге хыялыгыз идеме? 8 көнлек изге сәфәргә чыгып китәргә нәрсә этәргеч бирде?

– Бу турыда күптәннән уйланып йөрдем, чынлап та күптәнге хыялым иде. Үткән елны якын дустым, танылган җырчы Илмира Нәгыймова Гомрәгә барып кайтты. Аның тәҗрибәсе булгач, бу юлы бергә чыгып китү бер дә куркытмады, киресенчә, зур ышаныч өстәде. Илмира аша оештыручыларны таптык та, 23 кешедән торган зур бер төркем белән юлга кузгалдык. Без Казаннан оештырыла торган VIP-турны сайлап, Стамбул аша юл тоттык.

Айгөл Бакирова дус кызы Илмира Нәгыймова белән

Мин үземне тулысынча дин кануннары белән яшәүче кеше дип атый алмыйм әле. Төп таянычым — эчке ышанычым, иман нуры. Динебез кушканнарны мөмкин кадәр үтәргә тырышам: намаз укыйм, ураза тотам, корбан чалам. Менә хәзер Гомрә сәфәре дә насыйп булды, мең шөкер.

 

"Безнең төркемдә танылган артистлар, зур эшмәкәрләр дә бар иде"

 

– Хатын-кызлар өчен мәхрәм (озатучы ир-ат) мәсьәләсендә нинди кагыйдәләр бар иде, сез бу адымга ничек карадыгыз?

– Хатын-кызны озатып баручы якын кешесе (ире, улы яки туганы) булмаган очракта, сәфәргә чыга алмый дип уйлап, мин бик күп уйланып йөрдем. Ирем белән, кызганыч, юлларыбыз аерылды, әтием инде олы яшьтә, ә бертуган абыйларым юк... Икеләнеп йөргән көннәрдә дустым Илмира аша барлык нечкәлекләрне белдем, хәзерге кагыйдәләр буенча оешкан зур төркем эчендә барырга мөмкин икәнен аңладым.

Безнең төркемдә танылган артистлар, зур эшмәкәрләр дә бар иде. Мәсәлән, Алсу белән Азат Фазлыевлар дүртенче тапкыр, ә дустым Илмира Нәгыймова икенче тапкыр Гомрәдә булып кайттылар. Әмма изге җирдә синең кем икәнең дә, нинди дәрәҗәләр тотуың да бөтенләй мөһим түгел! Иң мөһиме — Аллаһ каршында булуың, изге ниятең һәм чын күңелдән иман белән теләгән теләкләрең. Төркемебезне җитәкләгән Аяз хәзрәт бик белемле, күп телләрдә иркен аралашучы изге җанлы кеше булып чыкты, безгә тулысынча уңайлы һәм җылы атмосфера тудырды.

Гомрә кылып кайтучылар төркеме

– Сәфәр маршрутыгыз каян башланып китте? Рәсүл Аллаһ иленең мохите ничегрәк иде?
– Беренче тукталышыбыз Мәдинә шәһәрендә булды. Анда мәхәббәтле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең искиткеч күркәм, үзенчәлекле кулчатырлары белән танылган мәчете урнашкан. Без биредә дүрт көн булдык һәм биш вакыт намазның барысын да шушы мәчеттә кылырга тырыштык. Андагы җан тынычлыгын, матурлыкны һәм эчке рәхәтлекне сүзләр белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел — аны тоярга кирәк! Мәчет эчендәге махсус урыннардан Зәм-зәм суын эчеп, рухи дөньябызны сафландырдык.

Шифа китерүче зәм-зәм сулары

Дүрт көннән соң без югары тизлекле поездга утырып, Мәккәгә юл тоттык. Заманча поезд белән ике сәгать дигәндә инде изге шәһәргә килеп җиттек. Без урнашкан кунакханә Изге мәчетнең нәкъ янында иде, бу безгә иртәле-кичле гыйбадәт кылырга бик зур уңайлылык тудырды. Иң дулкынландыргычы — олы Кыйблабызны, изге Кагъбәне беренче тапкыр үз күзләрем белән күрү булды. Шул мизгелдә күңелем тулып, күзләремнән ирексездән яшьләр тәгәрәде... Мин гомеремдә дә андый зур халык агымын күргәнем юк иде, моны берничек тә аңлатып та, язып та бирү мөмкин түгел.

Айгөл Бакирова:

– Мәккәгә аяк басу белән беренче кылган гамәлләрегез нәрсә булды?
– Көннәребезне тәһарәтләр алып, турыдан-туры Гомрә йолаларын үтәүгә багышладык. Бу гыйбадәтне беренче тапкыр үтәгәндә, иң элек моның үзең өчен кирәк икәнен аңладым. Шуңа күрә беренче Гомрә хаҗын үзем өчен кылдым. Шуннан соң күңелемдәге иң олы, иң изге ниятне тормышка ашырырга керештем…

Изге җирләрдә.

«Гомерлек ярам – Айзиләм...»

 

– Сезне Мәккәгә алып килгән олуг ният нидән гыйбарәт иде?
– Чынлыкта, минем бу изге җирләргә килүемнең иң төп максаты — җанымның бер өлеше булган балам өчен иде. Моннан җиде ел элек мәңгелек дөньяга күчкән зур кызым өчен таваф башкардым. Исемнәрен әйткәндә дә тамагыма төер тыгыла, хәзер дә тыныч итеп сөйли алмыйм... Нәни кызым Айзиләм 2019 елда, нибары 6 яшендә яман шеш авыруыннан вафат булды. Газиз баламны үз кулларым белән салкын җир куенына салуым әле дә күз алдымда. Аңа бит нибары 6 яшь иде... Күпме күз яше, күпме сагыш... Аллаһка шөкер, Иске Дөреш авылындагы каберенә еш кайтам.

Айгөл Бакирова гомерлек ярасы турында да сөйләде.

Юлдашыбыз Аяз хәзрәт аңлатуынча, кызым сабый булып киткәнгә күрә болай да җәннәт баласы булып санала. Мин исә аның рухы тулысынча шат булсын, җанына нур барсын дип, Мәккәдә зур догалар кылдым. Сәфәргә чыгар алдыннан да, анда булганда да интернет аша, якыннарымнан меңнәрчә хатлар килде. Кыйбла каршына басып, һәркайсының исемен атап, елый-елый теләкләр теләдем.

Теләкләр теләгән мизгелләр

– Изге җирләрләрдә хәер-садака тарату хакында да әйтеп үтмәссезме? Саваплы эшләрдә катнаштыгызмы?

– Әйе, әлбәттә. Әйтик, мәчет тирәсендә халык күп итеп садака өләшә, анда бөтен кеше шулай итә. Без дә читтә калмадык: бер көнне тартма-тартма финиклар сатып алып тараттык, икенче көнне Коръән китаплары алып өләштек. Кайберәүләр үзләре килеп сорап алды, кайвакыт үзебез йөреп бирдек. Бу рухи мохит кешене үзеннән-үзе игелеккә этәрә.

Бакирова зур төркем белән гомрәгә барган.

– Изге җирдә могҗизалар була диләр. Сез моны сиздегезме?
– Мин могҗиза өмет итеп бармаган идем, әмма алар нәкъ менә Мәккәдә булганда ук башланып китте. Ирексездән Аллаһ Тәгаләгә тагын да якынаюымны тойдым. Икенчедән, үземә яулык ябу, тулысынча ябык өс киемнәре кию аеруча да ошап китте. Җанымда шундый бер җиңеллек барлыкка килде — бу гел аңлатып бирмәслек тирән хис-кичерешләр иде. Сәфәрдән соң вак-төяк мәсьәләләргә игътибар итмәскә, тормышны тагын да ныграк яратырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем.

Сәфәрдән гел икенче кеше булып кайтасың!

Ә иң зур могҗиза — мин кайтып бер атна да үтмәде, инде танышларым, дусларым шалтырата башлады. «Айгөл, рәхмәт сиңа! Син Кәгъбә каршында кылган догалар, теләкләр чынга аша башлады!» — дип елап сөйлиләр. Бу сүзләрне ишеткәндә минем үземнең дә тавышым калтырый... Ишетүе дә олы шатлык һәм бәяләп бетергесез рухи байлык бит! Үземнең эчтәге олы теләкләрем дә әкренләп тормышка аша башлады.

Айгөл Бакирова изге җирләрдә сәфәрдә.

Мәккә һәм Мәдинәгә кылган бу сәфәрем — гомеремдәге иң изге, иң якты һәм беркайчан да онытылмаслык олы вакыйга булды. Ул минем эчке дөньямны баетты һәм йөрәгемә сүнмәс иман нуры иңдерде.


Нет комментариев