Сарман районындагы авариядә дүрт кеше һәлак булган, 13 яшьлек кыз зыян күргән
Юл хәрәкәте иминлеге

Сарман районындагы авариядә дүрт кеше һәлак булган, 13 яшьлек кыз зыян күргән

Татарстанның Сарман районында йөк машинасы һәм җиңел автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Фаҗига нәтиҗәсендә дүрт кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган, тагын бер кыз авыр тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта Татарстан Республикасы прокуратурасы хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте 2026 елның 6 ноябрендә Чаллы — Сарман автомобиль юлының 30нчы чакрымында булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, Lada Xray автомобиле йөртүчесе идарәне югалткан һәм каршы як полосага чыгып, Volvo йөк машинасы белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә җиңел автомобиль йөртүчесе һәм өч пассажир, шул исәптән бер бала, алган җәрәхәтләрдән һәлак булган. Авариядә зыян күргән 13 яшьлек кыз Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә озатылган. Аның хәле авыр дип бәяләнә.

Вакыйга урынына Сарман районы прокуроры Алексей Панишев килгән. Ул махсус хезмәтләр эшен координацияли. Процессуаль тикшерү барышы прокуратура контроленә алынган.


Нет комментариев