Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе көчле кар явуы һәм буран турында кисәтә
Яңалыклар

Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе көчле кар явуы һәм буран турында кисәтә

5 һәм 6 ноябрьдә Татарстанда һава торышы начарлануы көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Шулай ук көчле кар явуы, буран һәм юлларда кар көртләре барлыкка килүе ихтимал. Күрү мөмкинлеге бер километрга кадәр начарланырга мөмкин.

Һава торышының начараюы сәбәпле, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлларда аеруча сак булырга чакыра.

Автомобиль йөртүчеләргә куркыныч маневрлардан, аеруча каршы як полосага чыгу очракларыннан баш тартырга, тизлекне юл һәм һава торышы шартларына карап сайларга, куркынычсызлык каешларын эләктерергә киңәш ителә.

Балаларның иминлегенә дә аерым игътибар бирергә кирәк: кечкенә пассажирларны бары тик махсус автокреслоларда гына йөртергә кирәк.


Нет комментариев