Бөгелмә лагеренда ял иткән кыз хастаханәдә вафат булган
җәмгыять

Бөгелмә лагеренда ял иткән кыз хастаханәдә вафат булган

Бөгелмәдә Губин исемендәге балаларны савыктыру лагеренда ял иткән кызның гомере өзелгән. Хәле кинәт начарланганнан соң, баланы хастаханәгә озатканнар, әмма табиблар аны коткарып кала алмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында хәбәр иткәннәр.

Лагерьга чираттагы сменага 29 октябрьдә 195 бала килгән. 1 ноябрь кичендә дүртенче отрядта ял итүче кыз башы авыртуга зарланып медицина пунктына мөрәҗәгать иткән. Табиблар аның тән температурасы 39,4 градуска кадәр күтәрелүен ачыклаган.

Шул ук кичне, 21:05 сәгатьтә, кызны әти-әнисе лагерьдан алып киткән. Икенче көнне баланың хәле начарлану сәбәпле, ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килгән. Аны башта Бөгелмә балалар хастаханәсенә китергәннәр, соңрак Лениногорск үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә күчергәннәр. Кызны дәвалауга Балалар республика клиник хастаханәсе реаниматологы да җәлеп ителгән.

Күрсәтелгән медицина ярдәменә карамастан, 2 ноябрьдә 17:15 сәгатьтә табиблар баланың үлемен теркәгән. Беренчел диагноз буенча, үлемгә менингококк инфекциясенең зур тизлектә үсеш алган формасы сәбәп булган. Шулай ук менингококцемия һәм Уотерхаус — Фридериксен синдромы ачыкланган.

Әлеге хәлдән соң лагерьның бөтен сменасы медицина күзәтүенә алынган. Балаларның сәламәтлеген Татарстан буенча Роспотребнадзор белгечләре һәм Бөгелмә үзәк район хастаханәсе табиблары контрольдә тота. Моннан тыш, кыз белән бер отрядта ял иткән балаларга вакцинация үткәреләчәк, дип хәбәр иткәннәр Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында.


Нет комментариев