Ноябрь башында билгеләп үтеләчәк бәйрәмнәр уңаеннан Татарстанның кайбер хезмәткәрләренә октябрь өчен хезмәт хакы гадәттәгедән иртәрәк түләнәчәк. Акча кайсы көнне күчереләчәге турында «Татар-информ» хәбәр итә.
Бу атнада республика халкы 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен, ә 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көнен билгеләп үтәчәк. Әлеге даталар эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.
Шуңа бәйле рәвештә, хезмәт хакын айның 4нче көнендә алучыларга акча 3 ноябрьдә түләнәчәк. Ә гадәттә 6, 7 яки 8 ноябрьдә хезмәт хакы алучыларга ул 5 ноябрьдә күчереләчәк. Түләү вакытын алга күчерү хезмәт хакы күләменә йогынты ясамаячак.
Бәйрәмнәр алдыннан Татарстанда 3 һәм 5 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Нет комментариев