Чаллыда полиция хезмәткәрләре «ГАЗ-3322» автомобилен законсыз рәвештә алып китү очрагын ачыклаган. Машина югалуы турында хокук сакчыларына аның 31 яшьлек хуҗасы хәбәр иткән. Автомобиль Фоменко проспектындагы йортларның берсе янында торган җиреннән юкка чыккан.
Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә «ГАЗель»не Казан проспектындагы йортларның берсе каршында тапканнар. Транспорт чарасына зыян килмәгән, шуңа күрә аны хуҗасына кайтарганнар, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы.
Шикләнелүченең шәхесен дә тиз арада ачыклаганнар. Ул 33 яшьлек Чаллы кешесе булып чыккан. Ир-ат полициягә аңлатканча, ул очраклы рәвештә ачкычлар бәйләме тапкан. Аларның берсе «ГАЗель»гә туры килүен аңлагач, машинага кергән, двигательне кабызган һәм кирәкле урынына кадәр барып җиткән. Аннары транспорт чарасын шунда калдырып киткән.
Әлеге факт буенча Чаллы кешесенә карата Россия Җинаять кодексының 166нчы маддәсе 1нче өлеше («Урлау максатыннан башка автомобильне яки башка транспорт чарасын законсыз кулга алу») нигезендә җинаять эше кузгатылган. Ир-атка карата шәһәрдән чыкмау һәм тиешле тәртипне саклау турында язмача йөкләмә рәвешендә чик кую чарасы билгеләнгән.
Әлеге җинаять өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган.
Нет комментариев