Танылган җырчы Илзирә Ибраһимованың «Без – татарлар» дип исемләнгән яңа җыры тиз арада чын хитка әверелде һәм социаль челтәрләрне яулап алды.
Видеоның статистикасы, чыннан да, гаҗәпләндерә дә, сокландыра да: кыска гына вакыт эчендә аны 100 меңнән артык кеше караган!
Бу җыр Татарстан һәм Башкортстан чикләрен инде күптән узды, ул хәтта бөтен дөнья татарларын берләштерүче милли гимнга әверелеп бара. Моны исә видео астындагы саннар да раслый: 100 000нән артык карау, 6 000нән күбрәк лайк, 500гә якын саклау (репост) һәм 300гә якын комментарий! Саннар, чыннан да, шаккатыра!

Комментарийларда Илзирәнең язылучылары җырчыга соклануларын белдерәләр һәм дөньяның төрле почмакларыннан сәлам хатлары юллыйлар. «Без – татарлар» җырын Россиянең дистәләгән төбәгендә генә түгел, ә Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстан, Төркия, Кыргызстанда, хәтта океан артындагы АКШның Лос-Анджелес шәһәрендә дә яратып тыңлыйлар.
Җырның мондый зур уңышы татар җырының чикләр белмәвен һәм кайда гына яшәсәләр дә, милләттәшләребезнең үз телләрен, мәдәниятләрен саклавын раслап тора.
Нет комментариев