Шимбә, 31 октябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Явым-төшем булмый, көндез кайбер районнарда һава температурасы +14 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәгендә хәбәр итәләр.
Төнлә салкын булачак: термометр баганалары 0…−5 градус күрсәтәчәк. Татарстанның көнчыгыш һәм көньяк районнарында урыны белән −10 градуска кадәр суытачак.
Көндез көньяк һәм көньяк-көнбатыштан секундына 3–8 метр тизлектә җил исәчәк.
Фото: Н.Туганов
Нет комментариев