«Сәйдәшев исемендәге» хуҗалыкта кукуруз суктыру төгәлләнеп килә
Авыл хуҗалыгы

«Сәйдәшев исемендәге» хуҗалыкта кукуруз суктыру төгәлләнеп килә

Бөртекле культураларны урып-җыю тәмамланды, әмма урак әле дәвам итә. Хәзерге вакытта хуҗалыклар кукуруз уру белән мәшгуль. Мерәс авылы тирәсендәге басулардан бүген тулы куәткә алтын бөртек җыела: биредә кукурузның һәр гектарыннан 120 центнердан артык уңыш алына. Бу – безнең климат шартлары өчен бик югары һәм соклангыч нәтиҗә. Без исә «Сәйдәшев исемендәге» авыл хуҗалыгы предприятиесендә булып, әлеге культураны игүчеләр белән сөйләшеп кайттык.

Бөртекле культураларны урып-җыю тәмамланды, әмма урак әле дәвам итә.

 

Кукуруз уңышын җыю төгәлләнеп килә

Хуҗалык басуларында комбайннар силоска һәм бөртеккә кукуруз ура. Мерәс авылына килеп җитү белән үк кукуруз төягән «КамАЗ» машиналарын күреп алдык. Бүген хуҗалыкның 6150 гектар мәйдандагы кыр эшләре тәмамлану алдында тора, соңгы 100 гектарда гына кукуруз суктырасы калган. Белгечләр бу эшне ике-өч көндә төгәлләргә планлаштыра. Безнең яныбызга «Сәйдәшев исемендәге» авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе урынбасары Тимур Сафин килеп туктады.

«Быелгы елны җиңел дип әйтеп булмый, – дип уртаклашты ул безнең белән. – Уңышы булды, әмма хәзер төп мәсьәлә – бәядә. Шулай да кукуруз уңышы безне бик сөендерә. Бөртек өчен 400 гектар мәйданда салынган культураның һәр гектарыннан 120 центнердан артык нәтиҗә алабыз».

Тимур Сафин: "Бөртек өчен 400 гектар мәйданда салынган культураның һәр гектарыннан 120 центнердан артык нәтиҗә алабыз"
Тимур Сафин: "Бөртек өчен 400 гектар мәйданда салынган культураның һәр гектарыннан 120 центнердан артык нәтиҗә алабыз"

 

Уңыш нигезендә – тәҗрибә һәм тырыш хезмәт

Тимур Маратович билгеләп үткәнчә, кукуруз җылы як культурасы булып саналса да, соңгы өч елда биредә аны игү технологиясе ныклап өйрәнелгән. Нәтиҗәдә, хуҗалык терлекчелек тармагын сыйфатлы азык белән тулысынча тәэмин итә. Эш үз-үзеңне каплау дәрәҗәсеннән узган – биредә соңгы елларда сыйфатлы бодай, арпа, рапс һәм кукурузның артыгын сатуга да чыгаралар. Сатылган уңыш – хуҗалыкның тотрыклы икътисады дигән сүз.

Уңышның сере исә – заманча техникада гына түгел, ә биредәге кешеләрдә. Кырларда күп еллык җаваплылыкны яхшы белгән өлкән буын тәҗрибәле механизаторлар да, аларга үрнәк итеп үсеп килүче яшьләр дә бердәм эшли. Бер-берсенә ярдәм итеп, иңгә-иң куеп хезмәт иткәнгә эш тә тиз бара.

Кырдан кайткан уңыш исә ике сменада, өзлексез эшләүче ындыр табагында кабул ителә. Һәр сменада бишәр кеше хезмәт куя. Шуннан соң без Тимур Маратовичның «Дастер»ында басуга чыгып киттек. Басу буйлап комбайннар янына бардык. Көпчәк астыннан төрле якларга кукуруз сабаклары, чәкәннәр очты. Ә кояш баеганда офыкта комбайннарны күзәтеп тору — үзенә күрә бер матурлык булды.

Ислам Габидуллин: "Әлегә хуҗалыкта эшләвем белән бик канәгатьмен: биредә кешенең хезмәтен хөрмәтли беләләр"
Ислам Габидуллин: "Әлегә хуҗалыкта эшләвем белән бик канәгатьмен: биредә кешенең хезмәтен хөрмәтли беләләр"

 

Яшьләр дә, тәҗрибәле хезмәткәрләр дә бер сафта

Комбайн белән «КамАЗ» туктап тора иде. Яшь комбайнчы Ислам Габидуллин белән дә сөйләшеп алырга җитештек.

«Хәзер бер генә смена, сигездән бишкә кадәр эшлибез. Башка культуралар белән чагыштырганда, кукуруз алу җиңелрәк, бункер да тиз тула. Мин үзем Иске Абдул мәктәбен тәмамлагач, армиягә чакырылдым. Алай куркып, качып йөрергә дигәндәй бер дә исәп булмады, армиядә хезмәт итеп кайттым. Кайткач инде эш мәсьәләсе алга килеп басты. Һәм үзебезнең хуҗалыкка механизатор булып эшкә урнаштым. Эшне белә идем, ни өчен дигәндә, әле мәктәптә укыган елларда ук әти белән комбайнга утырып йөрдем, аның ярдәмчесе булып хезмәт куйдым. Әлегә хуҗалыкта эшләвем белән бик канәгатьмен: биредә кешенең хезмәтен хөрмәтли беләләр», — дип сөйләде ул.

Исламнан кышка кергәч, нинди эшләр башкарганын да сорадым. «Техника ремонтлыйбыз. Бер дә эшсез торган юк», — дип кенә җавап кайтарды ул.

Фәндүс Харисов: "«КамАЗ» машинасына 1996 елда утырдым. Шуннан бирле төшкән дә юк инде"
Фәндүс Харисов: "«КамАЗ» машинасына 1996 елда утырдым. Шуннан бирле төшкән дә юк инде"

 

Йөк машинасы руле артында утыручы Мерәстән Фәндүс Харисов инде 35 елдан артык әлеге хуҗалыкта хезмәт куя. «КамАЗ» машинасына 1996 елда утырдым. Шуннан бирле төшкән дә юк инде (көлә). Кеше күбрәк шәһәр дип хыяллана, ә минем киресенчә, мондый теләк булмады. Үзебезнең авылда, якында гына дигәндәй, мондый хуҗалык булу — үзе бер сөенеч. Хезмәт хакы белән дә кыерсытмыйлар, барысы да вакытында бирелә. Эшнең исә беткәне юк, кыш көне дә төрле эшләр табылып тора. Хәзер мин менә 20 тоннадан артык кукуруз кайтарам», — дип елмайды ул.

Кукурузның һәр гектарыннан 120 центнердан артык уңыш алына
Кукурузның һәр гектарыннан 120 центнердан артык уңыш алына

 

Кукурузны киптереп, саклауга әзерлиләр

Комбайн бункерына җыелган кукуруз арбага коелды, ике машина да эшкә кереште. Без исә хуҗалык җитәкчесе урынбасары белән азык үзәгенә юл тоттык. Басудагы кукуруз шунда кайтарыла. Кукуруз бөртекләре анда киптерелә һәм мал организмы үзләштерә алырлык дәрәҗәгә җиткерелә, тарттырыла.

«Биредә кукуруз беренче кат иттереп киптерелә. Кукурузның дымлылыгын 30 процентка кадәр кипкәнен көтәбез. Безнең максат исә — аны 14 процентка кадәр калдыру. Тик мондый нәтиҗәгә бер тапкыр киптерүдә генә ирешеп булмый, шуңа да кукуруз ике тапкыр киптерелә. Соңыннан гына саклауга складка тутырабыз», — дип аңлатты Тимур Сафин.

Кыр эшләре тулысынча тәмамлангач, предприятиедә барлык төр техниканы кышкы саклауга кую һәм чираттагы ремонт эшләренә керешү планлаштырыла.


Нет комментариев