Тукай районындагы тимер юл станциясендә тепловозда янгын чыккан
җәмгыять

Тукай районындагы тимер юл станциясендә тепловозда янгын чыккан

Кичә кич Тукай районының Круглое Поле бистәсендәге тимер юл станциясендә тепловозда янгын чыккан. Вакыйга турында хәбәр диспетчердан «ГЛОНАСС+112» системасы аша килгән.

Круглое Поле бистәсендәге тимер юл станциясендә тепловозда янгын чыккан

 

Урынга килгән белгечләр янгынның машинист кабинасында чыгуын ачыклаган. Ут оператив рәвештә сүндерелгән. Янгынның гомуми мәйданы алты квадрат метр тәшкил иткән.

Вакыйга нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Хәзер белгечләр янгынның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый һәм китерелгән зыян күләмен бәяли.


Нет комментариев