Россиядә ОРВИ, грипп һәм COVID-19 белән авыручылар саны арткан
җәмгыять

Россиядә ОРВИ, грипп һәм COVID-19 белән авыручылар саны арткан

Россиядә сезонлы вирус инфекцияләре таралуы дәвам итә.

Узган атнада илдә ОРВИ, грипп һәм COVID-19 белән авыруның 614 меңнән артык очрагы теркәлгән. Грипп йоктыручылар саны да арта бара, дип хәбәр итә Роспотребнадзор матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости.

Ведомство мәгълүматлары 2026 елның 43 нче атнасына карый. Белгечләр илдә грипп белән авыручылар санының үсүен билгели, дип яза Татар-информ.

 


Нет комментариев