«Бу эшне ташламыйбыз»: бердәм максат биш район халкын куәтле тылга әйләндерде
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

«Бу эшне ташламыйбыз»: бердәм максат биш район халкын куәтле тылга әйләндерде

«Без бу эшне ташламаячакбыз. Нинди генә авыр булмасын, ярдәм итүне дәвам итәчәкбез — бу безнең Рамилебезнең якты истәлегенә дип башкарыла». СВО зонасында һәлак булган хәрбинең әти-әнисенең әлеге тетрәндергеч сүзләре бүген республикада җәелгән куәтле волонтерлык хәрәкәтенең бөтен асылын чагылдыра. Бүгенге көндә уртак олы максат Татарстанның биш районын бердәм волонтерлык хәрәкәтенә берләштерде, аңа 1200дән артык битараф булмаган кеше кушылды. Бурычка тугрылыкның фронтка уртак ярдәм булып оешуы турында — гуманитар колоннаны озату урыныннан әзерләнгән әлеге репортажда.

Новотроицкое авылының мәктәп буена килеп туктадым. Әкрен генә кеше җыела. Еракта талгын музыка ишетелә. Күзем бер кырыйда ипле генә басып торган бер ханымга төшә. Күзләре яшьләнгән, кеше күрмәсен дип ахрысы, чигелгән кулъяулыгы белән битен сыпырып-сыпырып ала… Бүген биредән СВО зонасына чираттагы гуманитар йөк җибәрделәр. Әлеге чарада район җитәкчелеге, махсус хәрби операция зонасы ветераннары, юнармиячеләр, мәктәп укучылары күпләп катнашты. 

Азнакай районы Тымытык авылында яшәүче Тәслия һәм Насыйх Ихсановлар СВО зонасында һәлак булган уллары Рамилнең истәлеген саклап, «Пчелки» волонтерлар төркеме белән бергә фронтка зур ярдәм озаттылар.

Кайгыны игелекле гамәлләр аша җиңәргә тырышу — иң олы рух ныклыгы билгеседер. Ихсановлар гаиләсенең йөрәк ярасы әле бик яңа: уллары Рамил 2024 елның сентябрендә үз теләге белән контракт төзеп, СВО зонасына киткән. «Балаларым, оныкларым дип китте ул», — дип искә ала ана йөрәге. Тыныч тормышта өч бала атасы булган ир-егет, гаиләсен яклауны изге бурычы дип саный. Кызганыч, 2025 елның июлендә ул хәбәрсез югала, ә бу елның 19 маенда гына гаилә үз батырын туган туфрагында җирли… Бүген аның өч баласын киленнәре үзе генә тәрбияли, оныкларның берсе — инвалид. Бу авыр сәгатьтә гаилә бердәм булып, туганнарының якты истәлеген изге эшләр белән олылый.

Шунысы куанычлы: Ихсановлар үз кайгыларына гына бикләнеп калмаган — алар Татарстанның волонтерлар хәрәкәтенә кушылган. Тымытык авылында актив эшләп килүче «Пчелки» волонтерлар төркеме бүген чын тыл сакчыларына әйләнгән. Авыл хатын-кызлары биредә маскировка челтәрләре үрә, шлем астыннан киелә торган махсус башлыклар тегә, фронт өчен кирәкле эчке киемнәр әзерли. Тәслия ханым белән Насыйх абый һәр җыемда беренчеләрдән булып катнаша, үз өлешләрен кертә. Әйтергә кирәк, Насыйх абый Ихсанов бу эштә төп оештыручыларның берсе булып тора.

«Минем машинам олы, ярдәмне кая алып барырга кирәк — барысын да үзем эшлим, үзем илтәм», — ди ул, ир-атларга хас тәвәккәллек белән.

«Шулай тырышып йөргәндә, егетләргә ярдәм озатканда, улыбыз гел күз алдыбызда кебек. Без бу эшне ташламыйбыз. Нинди генә кыен булмасын, ярдәм итүне дәвам итәчәкбез — бу безнең Рамилебезнең якты истәлегенә булсын», — диләр әти-әни. 

Шулай, туган як җылысы нәкъ менә киң масштаблы волонтерлык берләшмәсе аша фронтка юл ала. Бу зур хәрәкәтнең башында Актаныш районы Киров авылыннан 10 бала әнисе, волонтерлык юнәлеше җитәкчесе Венера Сабитова тора.

«2022 елдан бирле үз балаларым белән бергә алгы сызыкка ярдәм итәбез. Госпитальләргә йөри башлагач, андагы яралы егетләрне күреп, башыма бер уй килде: безгә районнардагы волонтерларны берләштерергә кирәк!» — дип уртаклашты Венера ханым.

Бу максат белән чыгып киткәч, язмыш аны Тукай районы һәм аның игелекле халкы белән таныштыра. Шушы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә бүген биш районны үз эченә алган зур бер оешма барлыкка килде, анда 1200 волонтер һәрдаим хезмәт куя.


Аларның эшчәнлеге киң кырлы. Агымдагы елның июнь аенда гына да бу зур төркем Мәскәү госпитальләренең берсенә барып, меңләгән яралы солдат өчен чын татар сыйлары белән тулы зур өстәлләр әзерләде, концерт номерлары белән егетләрнең күңелләрен күрде.

Бүген исә Тукай районы мәйданчыгыннан хәрбиләребезгә шифалы үләнле чәйләр, дроннардан саклый торган махсус юрганнар, маскировка челтәрләре һәм авылдашлардан шәхси посылкалар озатылды. 

Теләнче-Тамак авылының актив волонтеры, «Надежда» Татарстан волонтерлар берләшмәсе төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Раилә Закирова да уртак эшнең әһәмиятен ассызыклады:

«Төрле районнардан волонтерларның җыелуы тәҗрибә уртаклашу җәһәтеннән бик әйбәт. Без бер-беребездән күреп, урыннарга чыгып мастер-класслар үткәрәбез. Әйтик, егетләребезне дроннардан саклый торган махсус юрганнар тегәргә без Азнакай волонтерларыннан өйрәнеп кайттык һәм аларны бүген алгы сызыкка җибәрәбез. Ә шушы көннәрдә генә үзебезгә Актаныш районы Усы авылыннан килеп, маскировка челтәрләре үрү серләренә өйрәнеп киттеләр».

Тыл эшчәннәренең хезмәте никадәр кадерле булуын бүгенге очрашуга туган якларына ялга кайткан «Гроза» позывнойлы хәрби дә раслады. Аның сөйләгәннәрен күз яшьләрсез тыңлау мөмкин түгел иде.

«Мобилизация буенча 2022 елда СВО зонасына киттем, — дип сөйли ул. — Иптәшләрем белән бергә 2023 елның гыйнварында штурм белән Донецк якларына, Авдеевка тирәсенә кердек. Шул авыр сугышларда контузия алдым, хәтта тереләй туфрак астында күмелеп калган вакытлар да булды. Аннары аяк та җәрәхәтләнде…  Яралар төзәлгәч, яңадан алгы сызыкка күчтем. Хәзерге вакытта Доброполье якларында хезмәт итәбез».

Хәрби гуманитар ярдәмне алгы сызыктагы егетләрнең һәрвакыт зур этәргеч һәм кадерле бүләк итеп көтеп алуын ассызыклады. «Туган яктан килгән йөк ул йөрәккә аеруча якын. Балалардан җибәрелгән хатларны әйтеп тә торасы юк! Барысын да кат-кат укыйбыз, кайбер егетләр аларны күкрәк янында, жилет эчендә йөртә», — дип уртаклашты ул.

Бүген «Гроза» туган йортында әти-әнисе янында ял итә. Шунысы игътибарны җәлеп итте: хәрби сугыш кырыннан үзе белән бергә «Гроздик» исемле этне алып кайткан. Ул аны хәзер авылда калдырган. Сүз уңаеннан, хәрби белән этенең туган көннәре дә бер үк көнгә туры килә икән. «Этем мине өйдә түземсезлек белән көтә. Җиңү безнең белән булачак, без шуны көтәбез!» — ди каһарман ир-егет.

«Гроза» үз кулы белән язган «Егетләргә» исемле шигырен дә укып күрсәтте. Андагы юлларда солдат тормышының бөтен ачысы һәм чынбарлыгы чагыла: дуслары белән бер телем ипине тигез бүлүләре, кызганычка каршы, сугыш кырында кайбер якын дусларын саклап кала алмаулары турындагы тирән хисләр аеруча да тетрәндерде.

Шул арада исә алкышлар астында чираттагы зур гуманитар йөкне машиналарга төяп, алгы сызыкка озаттык. Биш районны бер сызыкка берләштергән әлеге изге хәрәкәт — җиңүнең таңын якынайтучы иң олы көч булып тора. Ә егетләребез әйткәнчә, Җиңү һичшиксез безнең белән булачак!


Нет комментариев