Декабрь ахырында россиялеләрне өч көнлек эш атнасы көтә
Яңалыклар

Декабрь ахырында россиялеләрне өч көнлек эш атнасы көтә

2026 елның декабрендәге соңгы эш атнасы кыска булачак.

Россиялеләр 28–30 декабрьдә генә эшкә чыгачак, ә 31 декабрь ял көне булачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Россия Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе эксперты Татьяна Подольская хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, ял көнен 4 гыйнвардан 31 декабрьгә күчерү гамәли яктан гына түгел, икътисади яктан да әһәмияткә ия.

Яңа ел алдыннан өстәмә ял көне хезмәткәрләргә бәйрәмгә әзерләнү өчен вакыт бирә. Шул ук вакытта компанияләр эш нәтиҗәлелеге кимү белән бәйле югалтулардан да саклана ала. Моннан тыш, мондый чара хезмәткәрләрнең эш бирүчегә карата тугрылыгын арттырырга ярдәм итә, дип билгеләп үткән эксперт.


Нет комментариев