җәмгыять

Авыру балаларны караучы ата-аналарга өстәмә 30 көн больничный бирергә тәкъдим иттеләр

Хәзер Россиядә авыру баланы карау өчен елына 45 көннән 120 көнгә кадәр түләүле больничный бирелә, ә яңа тәкъдим буенча бу вакытны тагын 30 көнгә арттырырга планлаштыралар.

Авыру баласын карау өчен эштән вакытлыча китәргә мәҗбүр булган ата-аналарга өстәмә түләүле көннәр биреләчәк. Россия Хөкүмәте больничныйның еллык максималь вакытын тагын 30 көнгә арттыру мөмкинлеген карый. Бу хакта Премьер-министр Михаил Мишустин Министрлар Кабинеты утырышында белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Бүген түләүле больничныйның озынлыгы баланың яшенә һәм диагнозына бәйле рәвештә билгеләнә. Ата-аналарга бер ел эчендә 45 көннән 120 көнгә кадәр вакыт каралган.

Ләкин кайбер авырулардан соң бала тулысынча сәламәтләнсен өчен билгеләнгән срок җитмәскә мөмкин. Больничныйның рөхсәт ителгән көннәре беткәч, ата-анага эшкә чыгарга туры килә, шул ук вакытта пособие бирү дә туктатыла. Бу гаиләләр өчен өстәмә кыенлыклар тудыра.

Яңа тәкъдим шундый хәлләрдә калган ата-аналарга ярдәм итүне күздә тота. Больничныйның максималь озынлыгы ел саен өстәмә 30 көнгә артачак, ә шул чорда түләүләр дә дәвам итәчәк.

Әлеге үзгәрешләр авыру баланы карау өчен күбрәк вакыт кирәк булган гаиләләргә ярдәм итәргә тиеш.

 


Нет комментариев