Юл хәрәкәте иминлеге

Таныклыксыз рульгә утыручыларга 50 мең сумга кадәр штраф яный

Россиядә машина йөртү таныклыгы булмаган яки гамәлдә булмаган таныклык белән рульгә утырган өчен штрафларны ике тапкыр арттырырга тәкъдим иттеләр. Яңа закон проекты кабул ителсә, хокук бозучыларга 30 мең сумга кадәр, ә кагыйдәне кабат бозучыларга 50 мең сумга кадәр штраф янарга мөмкин.

Россиядә машина йөртү таныклыгы булмаган килеш рульгә утыручыларга карата җаваплылыкны көчәйтергә мөмкиннәр. Хөкүмәт машина йөртү таныклыгы булмаган яки аның гамәлдә булу вакыты чыккан килеш автомобиль белән идарә иткән өчен штрафларны арттыруны күздә тоткан закон проектын хуплады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Хәзер мондый хокук бозу өчен 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф салына. Яңа тәкъдим нигезендә, штраф күләме 15 меңнән 30 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Кагыйдәне кабат бозган очракта, машина йөртүчегә 50 мең сумга кадәр штраф яный.

Закон проекты буенча тагын бер үзгәреш каралган: штрафны беренче 30 көн эчендә 25 процент ташлама белән түләү мөмкинлеге булмаячак. Бу чикләү машина йөртү таныклыгы булмаган килеш рульгә утырган кешеләргә дә кагылачак.

Мондый ташлама кайбер җитди юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен дә каралмаган. Алар арасында исерек хәлдә машина йөртү һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннән соң кабат рульгә утыру да бар.

Документны моңа кадәр закон проектларын карау буенча Хөкүмәт комиссиясе дә хуплаган иде.


Нет комментариев