Татарстанда җитештерелә торган итнең 40 проценты Тукай районына туры килә. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов районның әлеге күрсәткечен 21 октябрьдә «Казан Экспо» мәйданчыгында узган Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада билгеләп үтте.
Татарстан Рәисе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючыларга рәхмәтен җиткерде.
Терлекчелек тармагында ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Тукай районының республика өчен әһәмиятен аерым ассызыклады һәм Татарстанда җитештерелә торган итнең 40 проценты Тукай районына туры килүен билгеләп үтте. Татарстанда ел йомгаклары буенча 2,5 миллион тонна сөт, 500 мең тоннадан артык ит һәм якынча 2 миллиард йомырка җитештерү планлаштырыла.
Авыл хуҗалыгында югары нәтиҗәләргә ирешкән төбәкләр арасында Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба, Мамадыш һәм Минзәлә районнары да бар.
Татарстанда 4 миллион тонна ашлык җыеп алынган
Быел республика игенчеләре 4 миллион тонна ашлык җыеп алган. Зур уңышка ирешүдә «Агросила», «Август-Агро», «Ак Барс Холдинг» һәм «Чистополье» агрохолдинглары, шулай ук Тәтеш, Арча һәм Буа районнары зур өлеш керткән.
Шикәр чөгендереннән 2,5 миллион тонна, бәрәңге һәм яшелчәдән 1,2 миллион тонна, майлы культуралардан 1 миллион тоннадан артык уңыш алу көтелә. Терлекләрне кышлату өчен дә җитәрлек күләмдә азык әзерләнгән.
Тукай районы вәкиле хезмәте югары бәяләнде
Тантаналы чарада республикада ит терлекчелеген үстерүгә өлеш керткән хезмәт алдынгылары да билгеләп үтелде. Алар арасында Тукай районы вәкиле Гөлүсә Әшрапова да бар.
Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы нәтиҗәсендә Татарстанның ил күләмендә аграр продукция җитештерүче әйдәп баручы төбәкләрнең берсе булып калуын ассызыклады.
Шәхси хуҗалыкларга ярдәм артачак
Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәмен киңәйтү дә планлаштырыла. 2027 елдан әлеге максатларга республика бюджетыннан 950 миллион сумга кадәр акча юнәлдереләчәк. Сыер асрауга бирелә торган субсидия бер баш терлеккә 10 мең сумга кадәр җитәчәк. Атлар сатып алу һәм аларны асрау чыгымнарын субсидияләү системасы да кертеләчәк.
«Без шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүне дәвам итәчәкбез. [...] Мондый ярдәм чаралары илебезнең башка төбәкләрендә юк», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Республика Рәисе авыл халкына атна саен оештырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашулары өчен дә рәхмәт әйтте. Аның сүзләренчә, ярминкәләр шәһәр халкына сыйфатлы, табигый продукцияне кулай бәядән сатып алу мөмкинлеге бирә.
Чара ахырында Татарстан Рәисе агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткән хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нет комментариев