Татарстанда төнлә салкын, көндез +13 градуска кадәр җылы булачак
Яңалыклар

Татарстанда төнлә салкын, көндез +13 градуска кадәр җылы булачак

Чәршәмбе, 21 октябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Явым-төшем фаразланмый. Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 4–9 метр тәшкил итәчәк. Төнлә һава температурасы -4 градустан +1 градуска кадәр булачак. Көндез һава +8…+13 градуска кадәр җылыначак.


Нет комментариев