Иң зур бүләк — кешеләр хөрмәте: хезмәт ветераны Александр Волковның тормыш юлы
җәмгыять

Иң зур бүләк — кешеләр хөрмәте: хезмәт ветераны Александр Волковның тормыш юлы

86 яшьлек хезмәт ветераны Александр Николаевич Волковның тормышы тырыш хезмәт, җаваплы вазифалар һәм туган якка тугрылык белән үрелгән. Ул «Татарстан» совхозында эшләгән, Кнәз авыл җирлеген җитәкләгән, Тукай районының үсешенә үз өлешен керткән. Бүген дә ул җәмәгать эшләрендә актив катнаша һәм кешеләрнең хөрмәтен иң зур бүләк дип саный.

Хезмәт ветераны Александр Волков туган як үсешенә зур өлеш керткән.

 

Ачлык белән сыналган балачак

Александр Волков 1940 елда Аксубай районының Яңа Кирәмәт авылында өч малайның иң кечесе булып дөньяга килә. Аның балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Ул чорда гаиләләргә җиңел булмый, ризык җитмәү аеруча авыр кичерелә.

«Әнием мине башкалардан яшереп кенә ашата иде, бәрәңге бөтенләй юк бит, — дип искә ала Александр Николаевич. — Хәтерлим, кичләрен хатын-кызлар җыелып бәйләм бәйлиләр иде. Мин дә алар янына чыгып биеп ала идем. Шуның өчен миңа йә пешкән бәрәңге, йә вар бирәләр иде. Вар — нефтьтән ясалган, киез итекләрнең табанын беркеткәндә һәм майлаганда кулланыла торган матдә. Ашарга яраксыз нәрсә булса да, аны да бирәләр иде. Чәйнәгәннән соң, ашысы килү теләге беразга басылып тора иде».

Җиде сыйныфны тәмамлагач, әнисе улына укуын дәвам итү мөмкинлеге булмавын аңлата. «Улым, укып булмас инде, ашарга да юк бит. Бар, эшлә», — ди ул.

Авылдагы бер карт малайга чабата үреп бирә, кулына чыбыркы тоттыра. Александр көтүче булып эшли башлый. Бу хезмәтнең бер уңай ягы була: көтүчеләргә төшке ашны бушлай бирәләр. Авырлыкларга карамастан, Александрның укуга һәм белем алуга омтылышы сүнми. Соңрак ул Чуаш совет-партия мәктәбен, аннары Мәскәү югары партия мәктәбен тәмамлый һәм югары белем ала.

Армия хезмәтеннән җитәкче вазифаларына кадәр

1959–1962 елларда Александр Николаевич Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аңа Берлин үзәгендә булырга һәм сугыш эзләрен үз күзләре белән күрергә туры килә. Германиядә хезмәт иткән елларында да ул ялга туган ягына — Аксубайга кайтып йөри.

«Үзем хәзер искә алам да, ышанып бетә алмыйм! Германиядән Мәскәүгә, Мәскәүдән Казанга, Казаннан инде Аксубайга кайта идем. Иң кызыгы — Берлинда берүзем, бернинди озатып йөрүчеләрсез дә иркенләп йөри идем», — дип сөйли ветеран.

Армиядә ул 26 кешедән торган взвод белән командалык итә. Хезмәттән кайткач, Александрга җитәкче вазифалары ышанып тапшырыла. Ул «Аксубай» һәм «Восход» совхозларында эшли, шул ук вакытта 1962–1972 елларда белемен күтәрүен дәвам итә. Озакламый аны Аксубай районының партия комитетына чакыралар. Биредә ул гади инструктордан район комитетының икенче секретарена кадәр күтәрелә.

Александр Николаевичның хезмәт юлы төрле өлкәләрне колачлый. 1975–1977 елларда ул 22нче училищены җитәкли, аннары «Октябрь» колхозы рәисе булып эшли. 1975 елда аның хезмәте «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бәяләнә.

Александр Николаевич Ветераннар советы эшендә актив катнаша.

 

КамАЗ төзелеше аны Чаллыга алып килә

Республикада КамАЗ төзелеше башлангач, меңләгән кеше Чаллыга килә. Алар арасында Александр Волков та була. Ул гаиләсе белән «Татарстан» совхозы поселогына күченеп килә. Биредә аңа җаваплы эшләр йөкләнә: ул совхозның комсомол һәм партия комитетлары секретаре булып эшли.

«Мин эшнең төрлесен күрдем: пионервожатыйдан башлап район партия комитеты секретарена кадәр эшләргә туры килде. Гомеремдә тугыз фатир алыштырдым! Һәрвакыт “күтәрергә кирәк” дип, кирәкле урыннарга күчерделәр», — дип искә ала хезмәт ветераны.

Аның хезмәт юлы төрле урыннарда һәм вазифаларда дәвам итә. Кайда гына эшләсә дә, Александр Николаевичка билгеле бер участокны үстерү, кешеләр белән уртак тел табу бурычы йөкләнә.

Тукай районы үсешенә керткән өлеше

Александр Волков Кнәз авыл Советы рәисе булып эшли, озак еллар «Сосновоборский» совхозының башлангыч партия оешмасын җитәкли. Ул җитәкчелек иткән чорда Сосновый Бор поселогына, шулай ук Казиле һәм Чыршылы авылларына газ үткәрелә. Юлларны төзекләндерү эшләре башкарыла, «Татарстан» совхозыннан Казилегә кадәр юл салына. Александр Николаевич тарихи хәтерне саклауга да зур игътибар бирә. Аның инициативасы белән Сосновый Бор поселогында һәм Чыршылы авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә һәйкәлләр куела.

Волков Тукай районы Советы депутаты итеп тә сайлана. Аның өчен җитәкче вазифасы кешеләр белән аралашу, аларның проблемаларын ишетү һәм мөмкин булганча ярдәм итү белән бәйле була.

Ул җитәкчелек иткән чорда Сосновый Бор поселогына, шулай ук Казиле һәм Чыршылы авылларына газ үткәрелә.

 

Гаилә — иң зур таяныч

Александр Николаевич хатыны Галина Николаевна белән 60 елдан артык тату гомер кичерә. Алар Аксубай районында таныша. «Армиядән кайткач та әти-әнигә: “Әйдәгез, яучы булып барыйк!” — дидем», — дип елмаеп искә ала ветеран.

Галина Николаевна белән алар бер ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерә. Гаилә тормышындагы татулык һәм бер-береңә терәк булу алар өчен еллар дәвамында иң мөһим кыйммәтләрнең берсе булып кала. Лаеклы ялга чыккач та Александр Николаевич җәмәгать эшләреннән читтә калмый. Ул Ветераннар советында актив катнаша, үз тәҗрибәсен башкалар белән уртаклаша.

«Тормышым вакыйгаларга бай булды: шатлыклысы да, яхшысы да, авыры да очрады. Иң мөһиме –  мин исән-сау, әле дә кешеләргә файда китерә алам», — ди Александр Николаевич.

Аның тормыш юлы кешеләргә хөрмәт белән карап, туган як файдасына хезмәт итүнең матур үрнәге булып тора.


Нет комментариев