«Суровка» җирле иҗтимагый үзидарәсе (ТОС) «Иң яхшы ТОС» республика конкурсында призлы урын яулады һәм 477,77 мең сумлык грантка лаек булды. Бу акчаларга Поперечная урамында яшәүче нәниләр өчен яңа уен элементлары сатып алынды. Күршеләр исә, бердәмлек күрсәтеп, мәйданчыкны куркынычсыз һәм матур почмакка әйләндерү өчен үзләре үк өмәгә чыкты.

Бүгенге көндә Суровка авылында бик күп бала яши. Аларның буш вакытларын кызыклы, актив һәм файдалы үткәрү өчен, җирле үзидарә грант акчаларын нәкъ менә балалар зонасын үстерүгә юнәлтергә карар кылган. Грант акчасына ТОС 5 заманча уен элементы сатып алган. Иң мөһиме — алар 3 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар өчен исәпләнгән. Шуңа күрә биредә кечкенәләр дә, үсмерләр дә үзләренә кызыклы шөгыль таба алачак.

Яңа уен комплекслары Поперечная урамында урнаштырылган инде. Сабыйлар ял итә торган урын куркынычсыз һәм эстетик яктан гүзәл булсын өчен, авыл халкы чын бердәмлек үрнәге күрсәткән. Суровкада яшәүчеләр үз акчаларына материаллар сатып алып, койма терәкләрен үз көчләре белән куеп чыккан. Моннан тыш территорияне бизәү өчен махсус декоратив куаклар сатып алынган һәм утыртылган. Шулай ук авыл халкы шимбә өмәсенә дә бик актив кушылган.
«Балаларыбызның аралашу, физик үсеш һәм уеннар өчен шундый искиткеч төзекләндерелгән урыны булганына чиксез шатбыз, — дип белдерә «Суровка» ТОСы рәисе Резеда Шмелева. — Авылдашларыбызга олы рәхмәтемне җиткерәм! Алар һәрвакыт төзекләндерү мәсьәләләренә зур җаваплылык белән якын киләләр, өмәләрдә да, башка эшләрдә дә бик ярдәмчелләр».

Әйтергә кирәк, Республика ярдәме һәм халкының алтын куллары нәтиҗәсендә, Суровкада балалар өчен җанлы, җылы һәм күңелле яңа бер мәйданчык барлыкка килде.
Нет комментариев