Тукай районында көндәлек кулланыла торган кайбер азык-төлек продуктларын Татарстанның башка районнарына караганда арзанрак бәядән сатып алырга мөмкин. Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, районда күзәтүгә алынган 24 төр азык-төлекнең сигезе бәяләр буенча республикада иң түбән күрсәткечләр исемлегенә кергән.

Бер килограмм продуктның уртача бәясе түбәндәгечә:
- кишер — 39,4 сум;
- бодай оны — 40,2 сум. Бу күрсәткеч буенча Тукай районы республикада икенче урында. Зәй районында гына арзанрак — 38,56 сум;
- вермишель — 81,3 сум;
- карабодай ярмасы — 74,35 сум;
- тары ярмасы — 57,6 сум;
- кара чәй — 899,6 сум;
- тавык ите (ботлардан тыш) — 229,5 сум;
- дуңгыз ите (сөяксез иттән тыш) — 332,5 сум.
Шул ук вакытта Татарстанда азык-төлекнең кайбер төрләре кыйммәтләнгән. Мониторинг нәтиҗәләре буенча, дуңгыз һәм сарык ите, тавык ите, атланмай, көнбагыш мае, сөт, йомырка, тоз, кара чәй, тары һәм карабодай ярмасы, шулай ук вермишель бәяләре арткан.
Ә кайбер продуктлар, киресенчә, арзанайган. Алар арасында сыер ите, туңдырылган эшкәртелмәгән балык, шикәр комы, бодай оны, бодай оныннан пешерелгән икмәк һәм күмәчләр, арыш һәм арыш-бодай икмәге, дөге, бәрәңге, кәбестә, суган, кишер һәм алма бар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе социаль әһәмияткә ия беренче кирәк-ярак товарларына бәяләрне даими күзәтеп тора. Мониторинг Россия Хөкүмәте раслаган исемлеккә кергән 24 төр азык-төлекне колачлый.
Бәяләрне чагыштырганда, белгечләр федераль һәм җирле сәүдә челтәрләрендәге уртача күрсәткечләрне исәпкә ала. Бу сатып алучылар өчен мөһим булган продуктларның бәяләре ничек үзгәрүен һәм төрле сәүдә нокталарындагы хәлне бәяләргә мөмкинлек бирә.
Нет комментариев