Чаллыда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәү өчен мобиль комплекслар кулланырга җыеналар. Алар көн саен 7:00дән 19:00гә кадәр шәһәр урамнарында һәм проспектларында эшләячәк. Аерым игътибар 3.27 номерлы «Тукталыш тыела» билгесе таләпләрен үтәүгә биреләчәк. Шәһәр башкарма комитетының әлеге карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Проект нигезендә, мобиль комплекслар җиде маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Алар Раскольников, Фоменко һәм Виктор Поляков урамнарын, шулай ук Сөембикә проспектының берничә участогын колачлый.
Мобиль комплекслар түбәндәге маршрутларда эшләячәк:
- Раскольников урамы: Нариманов урамыннан Илдар Маннанов урамына кадәр һәм кире юнәлештә, шулай ук Илдар Маннанов урамыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр һәм кире юнәлештә.
- Фоменко проспекты: Жемчужная урамыннан Сарман трактына кадәр һәм кире юнәлештә.
- Виктор Поляков урамы: Яшьлек проспектыннан Габдрахман Әбсәләмов проспектына кадәр һәм кире юнәлештә.
- Сөембикә проспекты: Халыклар Дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр һәм кире юнәлештә.
- Сөембикә проспекты: Хәсән Туфан проспектыннан Вахитов проспектына кадәр һәм кире юнәлештә.
- Сөембикә проспекты: Вахитов проспектыннан Яшьлек проспектына кадәр һәм кире юнәлештә.
Комплекслар «Тукталыш тыела» билгесе таләпләрен бозуны гына түгел, ә автомобиль юлларында транспорт чараларының хәрәкәттә катнашуын да теркәячәк. Әлегә документ проект рәвешендә. Аны кабул итү турында соңгы карар тиешле процедуралар тәмамланганнан соң билгеле булачак.
Нет комментариев