Мәгариф

Россиядә әби-бабайларга оныкларының электрон көндәлеген карарга рөхсәт итәргә мөмкиннәр

Россия Мәгариф министрлыгы әби-бабайларга ата-аналар рөхсәте белән оныкларының электрон көндәлекләрен карау мөмкинлеге бирү тәкъдимен хуплаган.

Бу мәсьәлә 2027 елга планлаштырылган эшләрне формалаштырганда исәпкә алыначак. Бу хакта Life.ru Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышевка ведомство юллаган җавапка сылтама белән хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

Министрлыкның җавабында тәкъдимне гамәлгә ашыру электрон көндәлекнең мөмкинлекләрен үстерү өстенлекләренә һәм моның өчен кирәкле норматив-хокукый нигез булуга бәйле булуы әйтелә.

«Сезнең тәкъдим 2027 елга эш планын формалаштырганда исәпкә алыначак, шулай ук функционалны үстерү өстенлекләренә һәм норматив-хокукый нигез булуга карап гамәлгә ашырылачак», — диелә мәгариф министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бугаев имзалаган хатта.

Әлеге башлангыч тормышка ашырылса, әби-бабайлар ата-аналар ризалыгы белән оныкларының уку нәтиҗәләрен һәм мәктәптәге өлгерешен электрон көндәлек аша күзәтә алачак.


Нет комментариев