Киләсе елдан балаларга чит илгә чыгу өчен үз паспорты кирәк булачак
җәмгыять

Киләсе елдан балаларга чит илгә чыгу өчен үз паспорты кирәк булачак

2027 елның 1 гыйнварыннан Россиядә 14 яшькә кадәрге балаларны әти-әниләренең иске үрнәктәге чит ил паспортларына кертү туктатыла.

Димәк,  2027 елның 1 гыйнварыннан башлап баланың чит илгә чыгуы өчен аерым паспорт рәсмиләштерергә кирәк булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгына РФ Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү комиссиясе рәисе урынбасары Евгений Машаров хәбәр иткән.

Яңа тәртип гамәлгә кергәнче ата-аналарның паспортларына моңа кадәр кертелгән балалар турындагы мәгълүматлар документның гамәлдә булу вакыты тәмамланганчы үз көчен саклаячак. Әмма 2027 елның 1 гыйнварыннан соң иске үрнәктәге паспортка бала турында яңа белешмәләр өстәп булмаячак.

Хәзерге вакытта кайбер илләргә барганда 14 яшькә кадәрге бала әти-әнисенең биш елга бирелгән чит ил паспорты буенча сәяхәт итә ала. Моның өчен баланың мәгълүматлары документка кертелгән булырга һәм кабул итүче ил кагыйдәләре моны рөхсәт итәргә тиеш. Мондый тәртип Мисыр, Таиланд һәм Төркиягә барганда кулланыла. Ә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә сәяхәт итү өчен балага үзенең чит ил паспорты хәзердән үк кирәк.

Евгений Машаров сүзләренчә, соңгы елларда ата-аналар балаларын үз паспортларына кертү мөмкинлегеннән сирәгрәк файдалана. Гаиләләр балаларга аерым чит ил паспортлары рәсмиләштерүне ешрак сайлый.


Нет комментариев