Сишәмбе, 20 октябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Синоптиклар явым-төшем булмаячак дип фаразлый.
Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк, соңрак төньяк-көнбатышка күчәчәк. Җилнең тизлеге секундына 5–10 метрны тәшкил итәчәк, төнлә кайбер урыннарда 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы -1…-6 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +7…+12 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев