Яңалыклар

Чаллыда кибеттән чыкканда имгәнгән хатын-кызга 650 мең сум түләгәннәр

Чаллыда яшәүче 78 яшьлек хатын-кыз кибеттән чыкканда имгәнгән өчен 650 мең сум компенсация алачак. Бу акчаны зыян күрүчегә «МоскВа-К» фирмасы түләргә тиеш. Бу хакта Татарстан прокуратурасына сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

Күзәтчелек ведомствосы мәгълүматларына караганда, әлеге очрак 2024 елның июлендә Сөембикә проспектындагы кибетләрнең берсендә булган. Пенсионер бинадан чыгып барганда автомат ишекләр кинәт ябылып, хатын-кызны бәреп еккан.

Егылу нәтиҗәсендә аның бот сөяге урыныннан күчеп сынган. Зыян күрүчегә ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Хәзер өлкән яшьтәге хатын-кыз даими тәрбиягә мохтаҗ, ул мөстәкыйль рәвештә йөри алмый.

Әлеге хәлдән соң прокуратура судка мөрәҗәгать иткән. Суд ведомствоның дәгъвасын канәгатьләндергән һәм хатын-кызда күрүчегә мораль зыянны каплау өчен 650 мең сум түләү турында карар чыгарган.


Нет комментариев