Татарстанда бер атна эчендә бензин бәяләре арткан
җәмгыять

Татарстанда бер атна эчендә бензин бәяләре арткан

Татарстанда октябрьнең беренче яртысында автомобиль ягулыгы кыйммәтләнгән.

12 октябрь мәгълүматлары буенча, АИ-92 бензинының бер литры уртача 69,01 сум, ә АИ-95 бензины 74,23 сум торган. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең территориаль органы мәгълүматлары сөйли.

5 октябрь белән чагыштырганда, АИ-92 бензины 21 тиенгә, ә АИ-95 бензины 19 тиенгә кыйммәтләнгән.

Иң зур бәя артуы АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы бензинга туры килә. Аның бер литры 99,25 сумнан 100,94 сумга кадәр күтәрелгән. Бер атна эчендә бәя 1 сум 69 тиенгә арткан.

Дизель ягулыгы да кыйммәтләнгән. 5 октябрьдә аның литры уртача 80,24 сум торса, 12 октябрьгә бәя 80,30 сумга җиткән.


Нет комментариев