Россия мәктәпләрендә укучыларның үз-үзләрен тотышын бәяләүнең яңа системасын сынап карыйлар.
2026/2027 уку елында 2–8 сыйныф укучыларының тәртибенә өч төрле бәя биреләчәк: үрнәк, рөхсәт ителә торган һәм рөхсәт ителми торган тәртип. Бу хакта РИА Новости Россия Мәгариф министрлыгы хатына сылтама белән хәбәр итә.
Яңа система буенча, укытучылар укучыларның дәрестә тәртип саклавына гына түгел, ә сыйныфташлары һәм өлкәннәр белән аралашуына, кагыйдәләрне үтәвенә дә игътибар итәчәк.
Тәртипкә бәяне сыйныф җитәкчесе чирек яки триместр ахырында, шулай ук уку елы тәмамлангач куячак. Моның өчен ул башка укытучыларның фикерен дә исәпкә алачак. Моннан тыш, укучының тәртибен бәяләгәндә психологлар, логопедлар, дефектологлар һәм социаль педагоглар биргән мәгълүматлар да файдаланылачак. Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләре һәм мәктәп администрациясе вәкилләре дә бу эшкә җәлеп ителергә мөмкин.
Әлегә система сынау тәртибендә гамәлгә ашырыла. Экспериментта Россиянең һәр төбәгеннән кимендә ун гомуми белем бирү оешмасы катнаша. Яңа алымның ничек эшләвен 2–8 сыйныф укучылары мисалында тикшерәчәкләр.
Нет комментариев