2027 елда яшәү минимумы 6,8 процентка күтәрелү сәбәпле, балалы гаиләләргә бирелә торган бердәм пособие, эшләмәүче пенсионерларга пенсиягә социаль өстәмә һәм башка түләүләр күләме дә артачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының иҗтимагый финанслар кафедрасы доценты Игорь Балынин хәбәр иткән.
Эксперт мәгълүматларына караганда, 2027 елда Россиядә бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумы 20 227 сумга җитәчәк. Хезмәткә яраклы халык өчен ул 22 047 сум, балалар өчен 19 620 сум, пенсионерлар өчен 17 395 сум итеп билгеләнәчәк.
Игорь Балынин аңлатканча, төбәктә яшәү минимумы 6,8 процентка артса, балалы гаиләләргә түләнә торган бердәм пособие күләме дә шул ук нисбәттә күтәреләчәк.
2027 елның гыйнвары өчен индексацияләнгән түләүләрне гражданнар февраль аенда алачак, дип ачыклык керткән белгеч. Моннан тыш, ана капиталы акчасыннан ай саен түләнә торган ярдәм күләме дә артачак. Аның күләме һәр төбәктә балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумына бәйле һәм әлеге күрсәткечнең 100 процентына тигез.
Шулай ук эшләмәүче пенсионерларга пенсиягә бирелә торган социаль өстәмәләр дә яңадан исәпләнәчәк.
Нет комментариев