22 октябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем булмый. Төнлә һава температурасы -4 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +14 градуска кадәр җылыначак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар фаразлавынча, республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан секундына 3–8 метр тизлектә җил исәчәк.
Төнлә һава температурасы -4 градустан +1 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +9…+14 градуска кадәр күтәреләчәк.
Фото: Н.Туганов
Нет комментариев