23 октябрь, җомга көнне, Татарстанда һава температурасы +14 градуска кадәр күтәреләчәк. Көн дәвамында явым-төшемнәр көтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Җомга көнне республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көн явым-төшемсез булачак. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 4–9 метр тәшкил итәчәк.
Төнлә һава температурасы 0 дән +5 градуска кадәр булачак. Республиканың көнчыгышында 0…−5 градуска кадәр суытачак. Көндез һава +9…+14 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев