Ташкент ләгәне кебек: Үзбәкстан сәяхәтеннән күңелдә калган хатирәләр
җәмгыять

Ташкент ләгәне кебек: Үзбәкстан сәяхәтеннән күңелдә калган хатирәләр

Өч көндә Үзбәкстан рухын тоеп, үзеңне миллионер кебек хис итеп, Көнчыгыш мохитендә Италияне, Төньяк Осетияне һәм Дагыстанны хәтерләткән урыннарны күреп буламы? Мәгълүмат үзәге баш мөхәррире Олеся Аверьянова Ташкентка сәяхәттән алган тәэсирләре белән уртаклаша. Аның өчен бу сәфәр үзбәкләрнең бизәкле ләгәнен хәтерләтә: һәр күренешнең үз төсе, һәр очрашуның үз мәгънәсе бар. Бу — туристик маршрут кына түгел, ә балачак хатирәләренә кайту, туган телнең кадерен яңадан аңлау һәм халыкларны бәйләгән рухи җепләрне тою турындагы хикәя.

Ташкентка өч көнлек сәяхәт: Көнчыгыш гүзәллеге, җылы очрашулар һәм онытылмас тәэсирләр
Ташкентка өч көнлек сәяхәт: Көнчыгыш гүзәллеге, җылы очрашулар һәм онытылмас тәэсирләр

 

Өлкәннәргә хөрмәт — көндәлек тормыш кагыйдәсе

Кайнап торган урам чаты. Машиналар бер-бер артлы уза, кемдер сигнал бирә, кемдер туктап кала. Юл читендә авыр сумкалар күтәргән әби басып тора. Без дә юлдаш кызлар белән янәшә басканбыз: телефоннарыбыздагы такси кушымтасын яңартып, машина көтәбез. Тирә-яктагы ыгы-зыгыда бераз югалып калгандай булсак, ә менә чуар күлмәк кигән өлкән яшьтәге хатын-кыз гаҗәеп тыныч күренә.

Аның янына машиналар бер-бер артлы туктый. Әби тәрәзәгә иелә дә йөртүчеләргә үз телендә нәрсәдер аңлата. Алар башларын чайкап китеп бара. Беренчесе, икенчесе, өченчесе... Без бер-беребезгә карашып алабыз, ләкин ни булганын аңлый алмыйбыз.

Ниһаять, без чакырган такси килеп җитә. Машинага утырабыз. Борылып карасам, юл читенә тагын бер автомобиль туктаган. Әби машина йөртүче белән сөйләшә дә, ишекне ачып, алгы утыргычка утыра. Алар куллары белән нәрсәдер күрсәтеп сөйләшәләр, аннары юлларын дәвам итәләр.

Бу күренешнең мәгънәсен бераздан, Пылау үзәге янында, аңладым. Бер ир-ат машинасын туктатып төште дә, үзенә бөтенләй таныш булмаган өлкән яшьтәге хатын-кызны кулыннан тотып, бина ишегенә кадәр озатып куйды. Шул мизгелдә күңелемдә бер-бер артлы хатирәләр яңарды. Күз алдыма туган авылым килеп басты.

Ташкенттагы Пылау үзәге
Ташкенттагы Пылау үзәге

 

Бабам кинәт вафат булгач, әбием беркая да күченергә теләмәде, үз йортында ялгызы яшәргә калды. Балачакта аның күршедә яшәгән үзбәк малае турында сөйләгәннәре хәтеремдә. Зирәк, җитез үзбәк малае хуҗалык эшләрендә булышырга дип, еш кына әбием янына — ишегалдына йөгереп керә торган булган. «Чиләк тотканымны күрә дә йөгереп килә», дип әбием аның турында җылы итеп сөйләгәне истә. Ә мин бераз көнләшә дә идем: әбием аны артык мактый кебек тоела иде.

Еллар узды. Ташкент урамында басып торганда, мин бер нәрсәне аңладым: хәтеремдә калган шул малай мондый мөнәсәбәтнең бердәнбер мисалы булмаган. Өлкәннәргә ярдәм итү — аерым кешенең генә яхшы сыйфаты түгел, ә үзбәк җәмгыятендә буыннан-буынга килгән тәрбиянең бер өлеше кебек тоелды. Биредә ярдәмгә мохтаҗ өлкән кешене күргәндә, чит кеше дә үзен аның улы яки оныгы урынына куя.

Безгә мондый мөнәсәбәттән өйрәнер нәрсәләр җитәрлек. Ташкентта өлкәннәргә хөрмәт матур сүзләр белән генә чикләнми — ул кешеләрнең көндәлек гамәлләрендә күренә.

Тандырдан яңа гына чыккан кайнар ипинең хуш исе искитмәле
Тандырдан яңа гына чыккан кайнар ипинең хуш исе искитмәле 

 

Меңнәрчә чакрым ераклыкта яңгыраган туган тел

Минем максатым — туристик урыннарны санап чыгу гына түгел. Сәяхәт иткәндә кешеләрне, аларның яшәү рәвешен һәм дөньяга карашын тирәнрәк аңларга тырышам. Үзбәкстанның кунакчыл ил булуы турында кабатлап торуның кирәге бармы? Бу хакта күпләр ишетеп беләдер.

Әмма бу илне үзем өчен башкача сурәтләр идем. Ул кояш кебек җылы. Ә җирле халыкның ярдәмчеллеге аны күңелгә тагын да якынайта. Ә ризыклары турында әйтеп тә торасы юк: самолеттан төшүгә үк тандырдан яңа гына чыккан кайнар ипинең хуш исе борынга килеп бәрелә.

Иң зур ачышым исә башкада булды: Ташкентта үзеңне чит җирдәге кебек түгел, туган яктагы кебек хис итәргә мөмкин. Сәяхәт дәвамында без татарча аралашып, җирле халык белән бик җиңел аңлаштык. Моңа татар һәм үзбәк телләренең тугандашлыгы да ярдәм итте. Арада меңнәрчә чакрым булу бу күренмәс бәйләнешне өзә алмый.

Телләребезнең якынлыгы белән бергә кешеләрнең холкында да охшашлыклар күрдем. Балачактан ук тыйнаклыкны бәяләргә өйрәнгәнмен. Йомшак карашларда, әдәпле сөйләшүдә, һәр сүзгә һәм хәрәкәткә салынган игътибарда бу сыйфат аеруча нык сизелә.

Үзбәк халкының җылылыгы милли киемнәрдә, бизәкле савыт-сабада да чагыла
Үзбәк халкының җылылыгы милли киемнәрдә, бизәкле савыт-сабада да чагыла

 

Әлбәттә, урам таксистлары арасында үзләрен иркенрәк һәм кыюрак тотучылар да очрый. Әмма аралашкан кешеләремнең күбесе сабыр һәм тыйнак булып истә калды. Алар үз хезмәтләрен көчләп тәкъдим итми, басым ясамый, алдарга тырышмый. Шушы тыныч мөнәсәбәт сәяхәт вакытында үзеңне иркенрәк хис итәргә ярдәм итә.

Үзбәк халкының җылылыгы кешеләр белән генә чикләнми. Ул милли киемнәрдә, бизәкле савыт-сабада, урамнарның матур бизәлешендә дә чагыла.

Хәтер кисәкләреннән җыелган маршрут

Өч көнлек сәяхәтебезне картага төшерсәк, ул үзбәкләрнең традицион бизәкле ләгәнен хәтерләтер иде. Һәр өлешнең үз төсе, үз бизәге бар. Үзбәкстанда да заманча шәһәр тормышы белән борынгы тарих янәшә яши: бер урында биек биналарга соклансаң, икенче урында гасырлар төпкеленә алып кергән тарихи һәйкәлләрне күрергә мөмкин.

Юлга чыгар алдыннан башымда меңләгән сорау иде: кыска вакыт эчендә мөмкин кадәр күбрәк урынны ничек күреп өлгерергә, маршрутны ничек дөрес итеп төзергә? Бу эштә миңа цифрлы ярдәмчем — ясалма интеллект булышты. Ул сәяхәт планын төзергә, вакытны исәпләргә һәм Ташкенттан ерак Сәмәркандка барып кайту урынына башкала тирәсендәге кызыклы урыннарны сайларга ярдәм итте.

Шәһәр буйлап йөрү дә җиңел һәм чагыштырмача арзан булып чыкты. Без такси кушымтасыннан файдаландык. Ташкент эчендәге бер сәфәр өчен уртача 300 сум түләдек.

Бу урамнарда Көнчыгышның үзенчәлекле рухын тоярга була
Бу урамнарда Көнчыгышның үзенчәлекле рухын тоярга була

 

Маршрутыбызның һәр тукталышы үзенә генә хас мохит белән истә калды. Чорсу базары янындагы Иске шәһәр урамнарына килеп чыккач, үзебезне 1990 еллардагы базарларыбызда йөргәндәй хис иттек. Таныш шау-шу, сәүдәгәрләрнең тавышы, халыкның өзлексез агымы — барысы да үткән елларны хәтердә яңартты. Бу урамнарда Көнчыгышның үзенчәлекле рухы балачактан таныш җылы хисләр белән бергә үрелгән иде.

Мәһабәт Хәзрәти Имам архитектура ансамбле
Мәһабәт Хәзрәти Имам архитектура ансамбле

 

Базардан ерак түгел мәһабәт Хәзрәти Имам архитектура ансамбле урнашкан. Зәңгәрсу гөмбәзләр, борынгы мәдрәсәләр һәм манаралар арасында вакыт туктап калгандай була. Башкаланың бу рухи үзәгендә йөргәндә, ислам дөньясының күп гасырлык тарихын саклаган архитектурага сокланмый калу мөмкин түгел иде.

Шәһәр ыгы-зыгысыннан ераклашкач, сәяхәтебезгә яңа төсмер өстәлде. Без Газалкентка, Чирчик елгасы буена юл тоттык. Сәяхәтне оештырырга кунакханәнең кабул итү бүлегендә эшләүче ачык йөзле егет ярдәм итте. Безне йөртергә һәм юл күрсәтергә ул үзе тәкъдим итте. Ике якка барып кайту 5500 сумга төште. Аның ихласлыгы һәм ярдәмчеллеге сәяхәтебезне тагын да күңеллерәк итте.

Газалкентны еш кына «Үзбәкстан Италиясе» дип атыйлар. Елга буендагы пейзажларны күргәч, бу чагыштыруның каян килеп чыкканын аңладык.

Юлыбызның чираттагы тукталышы да күңелдә җылы хатирәләр калдырды. «Шаршара» ресторанында кичке ашны Кечкурук елгасының шаулап аккан суына сокланып ашадык. Ясалма ярлар арасыннан көчле агым белән аккан су кечкенә шарлавык хасил итә. Суның өзлексез гөрләве, һаваның сафлыгы мине кабат Төньяк Осетиягә алып кайткандай булды.

Дагыстанны хәтерләткән таулар
Дагыстанны хәтерләткән таулар

 

Ә Чарвакка җиткәч, бөтенләй башка манзара ачылды. Биек таулар кочагына сыенган, фирүзә төсе белән күзләрне иркәләгән киң сулык Дагыстанны хәтерләтте. Табигатьнең бу гүзәл почмагында торганда, бер сәяхәт эчендә төрле төбәкләрнең рухын тоярга мөмкин икәненә тагын бер кат инандым.

Миллионерга әйләнү, Ташкент Сити һәм Греция почмагы

Россия сумына ияләнгән кеше өчен Үзбәкстанның акча берәмлеге башта гаҗәпләндерә. Бер мизгелдә үзеңне миллионер итеп хис итәсең: аз гына акча алыштырасың да, кулыңа бер бәйләм кәгазь акча килеп керә. Чекларда исә алты урынлы саннар күренә. Башта нульләрнең күплегенә ияләшү кыен, ләкин бераздан моңа да күнегәсең.

Үзбәкстанда үзеңне миллионер итеп хис итәсең
Үзбәкстанда үзеңне миллионер итеп хис итәсең

 

Ташкентның тагын бер үзенчәлеге — бер-берсеннән бик нык аерылган урыннарны бер шәһәрдә берләштерә алуы. Кичләрнең берсендә без Ташкент Сити паркына бардык. Биек, яктыртылган манаралар, заманча ял итү урыннары һәм җырлаучы фонтаннар тамашасы сокландырды. Бу күренешне күзәткәндә, үземне кайчандыр барып кайткан Дубайда кебек хис иттем. Иске шәһәрнең борынгы урамнары белән нинди зур аерма!

Дубайны хәтерләткән урамнар
Дубайны хәтерләткән урамнар

 

Ә «Magic City» күңел ачу паркы янында без бөтенләй башка мохиткә тап булдык — грек стилендә бизәлгән кечкенә, тыныч кафе. Күз алдыгызга китерегез: әле генә тирә-юньдә Көнчыгыш мегаполисының кайнап торган тормышы иде, ә бер мизгелдән соң күз алдыңда — ап-ак стеналар, гади һәм зәвыклы җиһазлар, яшеллек һәм Европа тынычлыгы. Биредә вакыт әкренәйгән сыман тоела.

«Magic City» күңел ачу паркы
«Magic City» күңел ачу паркы

 

Үзбәкстанга бару өчен өч сәбәп

Үзбәкстаннан алган тәэсирләремне барлагач, Татарстаннан сәяхәт итәргә яратучыларга бу илне сайлау өчен өч төп сәбәпне атар идем.

1. Тел якынлыгы. Татар һәм үзбәк телләренең тугандашлыгы җирле халык белән аралашуны җиңеләйтә. Бер-береңне тиз аңлау, уртак сүзләрне ишетү һәм туган телдә сөйләшә алу мөмкинлеге чит илдә дә үзеңне өйдәге кебек хис итәргә ярдәм итә.

2. Кулай бәяләр. Шәһәр эчендә такси белән йөрү чагыштырмача арзан, ерак араларга шәхси йөртүче ялларга да мөмкин. Кафе һәм рестораннарда туклану чыгымнары да сәяхәтне алдан планлаштырырга мөмкинлек бирә. Дөрес маршрут сайласаң, күп урын күреп, ялны зур чыгымнарсыз да оештырып була.

3. Төрлелек һәм контрастлар. Үзбәкстанда борынгы шәһәр кварталлары белән заманча мегаполис, Көнчыгыш архитектурасы белән Европа стилендәге ял урыннары янәшә яши. Табигать күренешләре дә төрле тәэсирләр бүләк итә. Шуңа күрә бу сәяхәт матур фотолар белән генә түгел, яңа ачышлар белән дә истә кала.

Үзбәкстандагы Греция почмагы
Үзбәкстандагы Греция почмагы

 

Күзгә күренми торган җепләр

Үзбәкстаннан мин матур күренешләр һәм онытылмас тәэсирләр генә түгел, күңелгә якын уйлар да алып кайттым. Бу сәяхәт халыкларыбыз арасындагы дуслыкның гади тормышта, көндәлек гамәлләрдә яшәвен тагын бер кат раслады. Ул кайчандыр әбиемә ярдәм итәргә ашыккан үзбәк малае турындагы балачак хатирәләрендә дә, Ташкент урамнарында татарча сөйләшүебезне ишетеп елмайган кешеләрнең ихлас карашларында да чагыла.

Безнең араны меңнәрчә чакрым ераклык аерса да, уртак кыйммәтләр, өлкәннәргә хөрмәт һәм кешеләргә карата җылы мөнәсәбәт якынайта. Кайчак халыклар арасындагы бәйләнешне аңлау өчен тарихи китапларны актару да кирәкми — кешеләрнең үз-үзләрен тотышына игътибар итү дә җитә.

Сәяхәтнең иң зур байлыгы — кешеләр, хатирәләр һәм күңел җылысы
Сәяхәтнең иң зур байлыгы — кешеләр, хатирәләр һәм күңел җылысы

 

Өйгә кайтыр юлга чыккач, сәяхәтнең чын кыйммәте күргән урыннар саны белән генә үлчәнмәвен аңладым. Иң мөһиме — юлда очраткан кешеләр, күңелдә яңарган хатирәләр һәм үзең белән алып кайткан хисләр. Әгәр бу язма укучыларны да Үзбәкстанга сәяхәт итәргә илһамландырса, ә иң мөһиме, күңелләрендә җылы хисләр уятса, димәк, үз тәэсирләрем белән уртаклашуым юкка булмаган.


Нет комментариев