25 октябрьдә, якшәмбе көнне, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр булмаячак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә һава температурасы -3 градуска кадәр төшәчәк, республиканың көнчыгыш районнарында исә -7 градуска кадәр суытачак.
Көндез һава +9…+14 градуска кадәр җылыначак. Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан секундына 4–9 метр тизлектә исәчәк.
Нет комментариев