24 октябрьдә Татарстанда явым-төшемнәр көтелми, көндез температура +15 градуска кадәр күтәреләчәк. Республиканың кайбер районнарында төнлә −6 градуска кадәр суытырга мөмкин.
Шимбә көнне Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез һава температурасы +10…+15 градус булачак. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы 0…+5 градус күрсәтәчәк. Республиканың көнчыгышында һәм көньяк районнарының кайбер урыннарында −1…−6 градуска кадәр суытачак.
Нет комментариев