җәмгыять

Чаллыда гражданнар оборонасы буенча 26 укыту пункты ачарга җыеналар

Чаллыда гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтүче 26 махсус пункт ачарга планлаштыралар. Шәһәр башкарма комитетының бу проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Пунктларны шәһәр халкы яшәгән урыннарда оештырырга уйлыйлар. Аларның 24е идарәче компанияләр базасында, ә икесе «КАМАЗ» һәм «Энергетик» мәдәният сарайларында урнашачак.

Дәресләр эшләмәүче халык өчен оештырылачак. 15–20 кешелек төркемнәр ел дәвамында 15 сәгатьлек программа буенча белем алачак. Дәресләрдә табигый һәм техноген бәла-казалар, шулай ук сугыш вакытындагы куркынычлардан саклану ысулларын өйрәтәчәкләр.

Шәһәр халкына эвакуация тәртибе, вакытлыча сыену урыннары, эвакуация җыелу пунктлары һәм шәхси саклану чаралары турында да мәгълүмат биреләчәк. Үзлектән өйрәнү өчен белешмәләр һәм буклетлар тарату каралган.

Моннан тыш, ике елга бер тапкыр иң яхшы укыту-консультация пунктын ачыклау буенча конкурс үткәрү планлаштырыла. Дәресләр узачак биналарны укыту җиһазлары һәм күрсәтмә материаллар белән тәэмин итәргә җыеналар.


Нет комментариев