Теләнче-Тамак мәдәният йорты Татарстанда иң яхшысы дип табылды
җәмгыять

Теләнче-Тамак мәдәният йорты Татарстанда иң яхшысы дип табылды

Казанның Сәид-Галиев исемендәге мәдәният сараенда «Татарстан Республикасының мәдәни-ял итү учреждениеләре: традицияләрне саклап, киләчәкне ясап» девизы астында мәдәни-ял итү учреждениеләре директорлары һәм белгечләренең зур Республика съезды узды. Тантаналы чарада Тукай районы делегациясе өчен иң куанычлы вакыйга булып, Теләнче-Тамак мәдәният йортына «Мәдәни-ял итү тибындагы иң яхшы учреждение» номинациясендә ТР Хөкүмәтенең бүләк сертификаты тапшырылуы торды.

Районыбыз делегациясе составында Теләнче-Тамак авыл мәдәният йорты директоры Илгиз Шәрифуллин, сәнгать җитәкчесе Рәмилә Сәгъдиева, Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова һәм Иштирәк авыл мәдәният йорты режиссеры Гүзәл Һадиева бар иде. Алар республиканың төрле төбәкләреннән килгән хезмәттәшләре белән бергә авыл клубларын үстерү, уникаль халык гореф-гадәтләрен саклау һәм халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүнең заманча, креатив ысулларын кертү мәсьәләләрен тикшерделәр.

Теләнче-Тамак коллективына тапшырылган Хөкүмәтнең бу югары бүләге — аларның көндәлек фидакарь һәм һөнәри хезмәтенә бирелгән лаеклы бәя. Бу уңыш Тукай районының авыл мәдәният учреждениеләре бүгенге көндә халыкны берләштерүче, гореф-гадәтләрне күңел түрендә саклап, киләчәкне ышанычлы төзүче чын үзәкләр булып торуын тагын бер кат исбатлады.

Фотолар: район мәдәният һәм ял итү үзәгеннән


Нет комментариев