Россиядә хәзерге вакытта 8 меңгә якын мәчет эшли. Аларның якынча 1,5 меңе Татарстанда, тагын шул кадәресе Башкортстанда урнашкан. Бу хакта Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
Аның сүзләренчә, Советлар Союзы чорында илдә 300дән артык кына мәчет булган. Соңгы дистә елларда ислам дине үсеш алган, мәчетләр саны сизелерлек арткан. Әйтик, Башкортстанда аларның саны 16дан 1,5 меңгә якынлашкан, ә Татарстанда 15 мәчет урынына бүген якынча 1,5 мең мәчет эшли.
Россиядә ислам дине буенча белем бирү системасы да киңәйгән. Хәзер илдә дистәләгән урта махсус дини уку йорты, якынча 10 ислам университеты бар. Болгар ислам академиясе дә мөселманнарга дини белем бирүдә мөһим урын алып тора.
Тәлгать Таҗетдин билгеләп үткәнчә, эре шәһәрләрдә яңа мәчетләр төзүгә ихтыяҗ зур. Мөселман җәмгыятьләре Россиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Норильск кебек ерак шәһәрләрдә дә эшли.
Нет комментариев