Татарстанда җир кишәрлекләренә кагылышлы сораулар буенча кайнар линия эшләячәк
Яңалыклар

Татарстанда җир кишәрлекләренә кагылышлы сораулар буенча кайнар линия эшләячәк

28 октябрьдә Татарстан буенча Росреестр идарәсе җир законнарын үтәү мәсьәләләренә багышланган кайнар линия үткәрә. Республика халкы җир кишәрлекләре чикләрен бозу, җирдән файдалану кагыйдәләре һәм аны үзләштерү сроклары турында белгечләрдән җавап алачак.

Кайнар линиягә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин. Казанда яшәүчеләр өчен телефон номеры: 8 (843) 255-25-71.

Белгечләр җир кишәрлеге чикләре бозылган очракта нишләргә, җир законнары үтәлмәвен нинди билгеләр буенча ачыкларга һәм кишәрлекне үзләштерү өчен күпме вакыт бирелүен аңлатачак.

Татарстан районнарындагы белгечләрнең телефон номерларын Росреестрның республика буенча рәсми сайтындагы «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» — «Кайнар линияләр» бүлегеннән табарга мөмкин.


Нет комментариев