Тукай районында балигъ булмаган кызына алимент түләмәгән 47 яшьлек ир-ат суд каршына басачак. Район прокуратурасы аңа карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслаган.
Эш материалларыннан күренгәнчә, Яңа поселогында яшәүче ир-ат моңа кадәр дә җитди сәбәпләрсез алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Шуңа карамастан, ул бурычын түләмәгән.
Агымдагы елның май-июль айларында аның алимент буенча бурычы 77,7 мең сумга җиткән. Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган.
Хәзер җинаять эше судка тапшырылган. Әлеге хокук бозу өчен бер елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган, дип хәбәр итә Тукай районы прокуратурасы.
Нет комментариев