Тукай районында медицина учреждениесенә килгән хатын-кызның смартфонын урлаган җирле хатын-кызга суд карары белән 120 сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән. Вакыйга Тләнче-Тамак амбулаториясендә булган.
Дәваланырга килгән пациент кабул итүне көткәндә телефонын диванда онытып калдыра һәм процедура кабинетына кереп китә. Шул вакытта коридордан үтеп барган икенче бер хатын-кыз диванда яткан смартфонны күреп ала. Аның бәясе 15 мең сум була.
Тирә-якта үзен беркем дә күзәтмәвенә инанган хатын-кыз чит кешенең телефонын сумкасына яшерә. Ә телефонын алырга дип коридорга чыккан хуҗасы аны урынында тапмый. Пациент амбулаториянең төрле бүлмәләреннән эзләп карый, әмма смартфон табылмый.
Урлау турында хәбәр алгач, полиция хезмәткәрләре шикләнелүчене тиз арада ачыклый һәм җирле почта бүлегендә тоткарлый. Ике шаһит катнашында хатын-кыз урланган телефонны кире кайтара.
Суд утырышында ул үз гаебен тулысынча таный. Элек административ җаваплылыкка тартылмавы, яшәү урыны буенча уңай характеристикага ия булуы, шулай ук нарколог һәм психиатр исәбендә тормавы да исәпкә алына. Телефонын югалткан хатын-кыз исә үзенә китерелгән матди зыянны зур булмаган дип бәяли. Җәмәгать судьясы хатын-кызны урлауда гаепле дип таба һәм аңа 120 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгели.
Нет комментариев