Мәктәптән китеп, башка тармакларда эшли башлаган педагогларга яңадан укыту эшенә кайтырга ярдәм итәргә һәм өстәмә түләүләр бирергә мөмкиннәр. Мондый тәкъдим белән Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү комитеты рәисе Борис Чернышов чыгыш ясады.

Депутат Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка «Мәктәпкә кайту» дип аталган федераль программа булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Эшкә урнашырга һәм яңадан өйрәнергә ярдәм итәчәкләр
Инициатива кысаларында элеккеге укытучыларга шәхси план нигезендә квалификацияләрен бушлай күтәрү, эш эзләүдә ярдәм алу һәм беренче уку елы дәвамында остаз ярдәменнән файдалану мөмкинлеге бирелергә мөмкин. Бу аларга һөнәри белемнәрен яңартырга һәм мәктәпләрдәге яңа таләпләргә җайлашырга булышачак.
Программада катнашу өчен башка шәһәргә күченү дә мәҗбүри булмаячак. Үзләре яшәгән җирлектәге мәктәпкә эшкә урнашырга теләгән педагоглар да бу мөмкинлектән файдалана алачак.
Һөнәргә кайтучыларга өстәмә түләүләр каралган
Тәкъдим ителгән программада мәктәпкә кире кайтып, эшен дәвам иткән укытучылар өчен махсус түләүләр дә каралган. Акчаны беренче ел эшләгәннән соң һәм аннан соңгы еллар нәтиҗәләре буенча этаплап бирергә тәкъдим ителә.
Шул ук вакытта программада катнашу шартларын төгәл билгеләү кирәклеге дә ассызыклана. Аерым алганда, педагогның элекке эш стажына һәм гомуми белем бирү системасыннан читтә үткәргән вакытына карата таләпләр куярга тәкъдим ителә. Бу кыска вакытка гына эштән китеп, яңадан түләү алу мөмкинлеген чикләргә тиеш.
Ә хезмәт мөнәсәбәтләре сакланган очракта, бала карау буенча декрет ялы һөнәрдән китү дип саналмаячак.
Программада катнашучыларны мәктәпләрдәге булган вакансияләргә урнаштыру күздә тотыла. Шул ук вакытта инде эшләп килүче укытучыларның эш күләмен нигезсез киметүгә юл куелмаска тиеш.
Нет комментариев