Татарстанда көндез +14 градуска кадәр җылытачак
Яңалыклар

Татарстанда көндез +14 градуска кадәр җылытачак

Татарстанда 26 октябрьдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр булмый. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Җил көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан исәчәк, тизлеге секундына 4–9 метр тәшкил итәчәк. Төнлә һава температурасы +1дән -4 градуска кадәр булачак. Республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарында -8 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез исә һава +9…+14 градуска кадәр җылыначак.

Фото: Н.Туганов


Нет комментариев