җәмгыять

2027 елда иң күп ял көннәре гыйнварга туры киләчәк

Киләсе елны россиялеләр озын яллар белән башлаячак.

2027 елда иң күп ял һәм бәйрәм көннәре гыйнвар аенда булачак. Бу хакта РИА Новости Россия Хөкүмәтенең ял көннәрен күчерү турындагы карарына сылтама белән хәбәр итә.

Документ нигезендә, 2 гыйнвар, шимбә көненең ялы 5 ноябрь, җомгага күчереләчәк. Ә 3 гыйнвар, якшәмбе көненә туры килгән ял 31 декабрь, җомгага күчерелә. Моннан тыш, 20 февраль, шимбә көненең ялы 22 февраль, дүшәмбегә күчереләчәк.

Гыйнварда 16 көн ял итәчәкләр

Яңа ел каникулларын һәм ял көннәрен күчерүне исәпкә алганда, 2027 елның гыйнварында 31 календарь көннең 16сы ял һәм бәйрәм көннәренә туры киләчәк. Эш көннәре исә 15 булачак.

РИА Новости исәпләүләре буенча, бу киләсе елның барлык айлары арасында иң югары күрсәткеч санала. Димәк, гыйнварда россиялеләрне эш көннәренә караганда бер көнгә күбрәк ял көтә.


Нет комментариев