Яңалыклар

9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен имтихан көннәре тәкъдим ителде

Рособрнадзор БДИ (Бердәм дәүләт имтиханы) һәм ТДИ (Төп дәүләт имтиханы) үткәрүнең тәкъдим ителгән графигын әзерләгән. Документ әлегә проект рәвешендә, аны җәмәгатьчелек белән фикер алышканнан соң расларга тиешләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

БДИны кайчан тапшырып булачак?

Проект нигезендә, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтиханнар өч этапта узачак:

  • Вакытыннан алда: 19 марттан 19 апрельгә кадәр;
  • Төп чор: 1 июньнән 9 июльгә кадәр;
  • Өстәмә чор: 3 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр.

Төп чорны тарих, әдәбият һәм химия фәннәре буенча имтиханнар ачар дип көтелә.

Мәктәпне тәмамлаучыларга сайлаган бер фән буенча имтиханны яңадан тапшыру өчен дә мөмкинлек каралган. Моның өчен 8 һәм 9 июль көннәре билгеләнгән.

ТДИ расписаниесе дә тәкъдим ителде

9 нчы сыйныф укучылары өчен Төп дәүләт имтиханы түбәндәге вакытларда узарга мөмкин:

  • Вакытыннан алда: 20 апрельдән 14 майга кадәр;
  • Төп чор: 2 июньнән 5 июльгә кадәр;
  • Өстәмә чор: 2 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр.

Имтиханнарның төгәл даталары әлегә расланмаган. Расписание проектлары җәмәгатьчелек фикер алышуын узганнан соң үзгәртелергә яки рәсми рәвештә кабул ителергә мөмкин.


Нет комментариев