җәмгыять

Татарстан транспорт салымының иң югары ставкалары билгеләнгән төбәкләр өчлегенә кергән

Җиңел автомобильләргә транспорт салымының максималь ставкалары Татарстанда, Башкортстанда һәм Марий Эльда билгеләнгән. Әмма Татарстанда халык өчен салым күләме оешмаларныкына караганда азрак. Бу хакта РИА Новости төбәк законнарын өйрәнү нәтиҗәләренә нигезләнеп хәбәр итә.

Татарстанда двигатель куәте 100 ат көченнән кимрәк булган автомобильләр өчен физик затлар һәр ат көченә 10 сум түли. Ә юридик затлар өчен ставка 25 сум тәшкил итә.

Шул ук вакытта Россиянең кайбер төбәкләрендә автомобиль хуҗалары өчен салым ставкалары күпкә түбән. Аерым категориядәге машиналар өчен иң түбән ставкалар Ингушетиядә, Кырымда, Севастопольдә, Магадан өлкәсендә һәм Кабардино-Балкариядә билгеләнгән. Шуңа өстәп, Кабардино-Балкариядә 100 ат көченә кадәр двигательле, 10 елдан артык кулланылган автомобильләр өчен транспорт салымы бөтенләй алынмый. 

Закон нигезендә, төбәкләр транспорт салымы ставкаларын мөстәкыйль билгели ала, әмма алар билгеләнгән чикләрдән чыкмаска тиеш. Шулай ук кайбер төбәкләрдә машинаның чыгарылган елы да исәпкә алына.


Нет комментариев