Россиядә вафат булган кешенең пенсия тупланмалары аның туганнарына бирелергә мөмкин.
Моның өчен акчалар мәрхүмнең Россия Социаль фондындагы яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондындагы шәхси счетында калырга тиеш. Бу хакта РИА Новости агентлыгына юрист Станислав Одинцов сөйләгән.
Аның сүзләренчә, кеше исән чагында акчаны кемгә тапшырырга кирәклеген билгели ала. Мондый гариза булмаса, тупланмалар башта тормыш иптәшенә, балаларына һәм әти-әнисенә бирелә.
Акчаны алу өчен мәрхүмнең туганнары үлем көненнән соң алты ай эчендә пенсия фондына гариза тапшырырга тиеш. Мөрәҗәгать итү вакыты уздырылса, түләү алу хокукын суд аша торгызырга кирәк булачак.
Тупланмаларны алу өчен шәхесне һәм туганлыкны раслаучы документлар, үлем турында таныклык һәм мәрхүмнең СНИЛС номеры таләп ителә.
Нет комментариев