Татарстанда пәнҗешәмбе көнне +14 градуска кадәр җылытачак
Яңалыклар

Татарстанда пәнҗешәмбе көнне +14 градуска кадәр җылытачак

Пәнҗешәмбе, 29 октябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемнәр фаразланмый. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан төшәргә мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология үзәге синоптиклары фаразлавынча, җил көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан исәчәк, тизлеге секундына 3–8 метр тәшкил итәчәк.

Төнлә һава температурасы +1 градустан -4 градуска кадәр төшәчәк. Республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарында урыны белән -8 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез һава температурасы +9…+14 градуска кадәр күтәреләчәк.


Нет комментариев