Тукай районында диспансеризация вакытында 430 кешедә авыру очрагы ачыкланган
Сәламәтлек

Тукай районында диспансеризация вакытында 430 кешедә авыру очрагы ачыкланган

Тукай районында халыкны диспансеризацияләү һәм профилактик тикшерүләр уздыру нәтиҗәсендә 430 кешедә моңа кадәр билгеле булмаган авырулар ачыкланган.

Ачыкланган очракларның күбесе кан әйләнеше системасы белән бәйле. Табиблар йөрәк-кан тамырлары авыруларының 79 очрагын теркәгән. Моннан тыш, ашкайнату органнарының 17 авыруы, сулыш алу һәм эндокрин системаларына кагылышлы өчәр очрак беренче тапкыр ачыкланган. Диагноз куелган пациентлар алга таба дәвалану һәм сәламәтлекләрен күзәтү өчен диспансер исәбенә алынган.

Бу хакта район хакимиятендә узган киңәшмәдә Тукай үзәк район хастаханәсе җитәкчесе Розалия Лымарь хәбәр иткән. Ул авыруларны вакытында ачыклау һәм аларны кисәтү поликлиника эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булуын ассызыклаган.

Агымдагы елның беренче тугыз аенда районда 10,5 мең өлкән кеше диспансеризация узган. Бу планның 90 процентка үтәлүен аңлата. Узган елның шул ук чорында медицина тикшерүе 10,1 мең кешене колачлаган, план 88,7 процентка үтәлгән булган.

Беренчел тикшерү нәтиҗәләре буенча 2,3 мең пациентка диспансеризациянең икенче этабына юллама бирелгән. Бу барлык тикшерелгән кешеләрнең 21,7 процентын тәшкил итә. Ә профилактик медицина тикшерүләре кысаларында табиблар тагын 1,4 мең кешене кабул иткән. Әлеге юнәлештә план 111 процентка үтәлгән.

Фото: Гөлгенә Муллакаева, Тукай районының мәгълүмат үзәге


Нет комментариев