Тукай районы авылларының мәдәният хезмәткәрләре изге эшкә кушылган
җәмгыять

Тукай районы авылларының мәдәният хезмәткәрләре изге эшкә кушылган

Ташкичү авылындагы ифтарханәдә Тукай районының мәдәният хезмәткәрләре токмач басу серләренә өйрәнде. 70 йомыркадан әзерләнгән токмачлар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә җибәреләчәк.

Ташкичү авылындагы ифтарханәдә Тукай районының берничә авылыннан килгән мәдәният хезмәткәрләре токмач басу серләренә өйрәнгән

 

Шушы көннәрдә Ташкичү авылына Тукай районының берничә авылыннан мәдәният хезмәткәрләре кунакка килде. Тик бу юлы максатлары җыр-бию, бәйрәм оештыру түгел иде. Җыелу урыны итеп тә мәдәният йортын сайламаган алар. 

Күзкәй, Югары Байлар, Иске Җирекле, Мусабай-Завод һәм Югары Суыксу авылларының мәдәният хезмәткәрләре ифтарханәдә очрашып, токмач басу серләренә төшенде. Бу саваплы эшнең нечкәлекләрен өйрәнеп, аны үз авылларында да дәвам итәргә ниятли алар.

Бүген исә бу ханымнар уңган киленнәрдәй, җитез генә 70 йомыркадан токмач басып, ифтарханәнең озын өстәлләрен сап-сары, нечкә токмач белән тутырды. Әзерләгән токмачлар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә китәчәк. 

70 йомыркадан әзерләнгән токмачлар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә җибәреләчәк

 

Ифтарханә төзелгәнче, Ташкичү апалары токмачны мәдәният йортына җыелып кисә торган булганнар. Хәтта 80 яшьлек әбиләр дә бу эштән читтә калмаган. Ә иң мөһиме бу эш монда дәвам итә, бер тапкыр җыелу белән генә чикләнми.

Киселгән әзер токмачларны чиләкләргә салып, Чаллы шәһәрендәге коры ашлар әзерли торган махсус урынга илтәләр. Анда инде алар гөмбәле аш, гадәти токмачлы аш буларак әзерләнә.

Ташкичү апаларының бу изге гамәле — бердәмлекнең һәм махсус хәрби операциядәге егетләргә булган ихтирамның матур үрнәге. Кулдан әзерләнгән һәр уч токмачка алар күңел җылысын, изге теләкләрен сала. Әлеге эшнең башка авылларга да үрнәк булып, дәвам итүе аеруча сөенечле күренеш.

Ә иң мөһиме – бу эш дәвам итә, бер тапкыр җыелу белән генә чикләнми


Нет комментариев